Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пособие бирү тәртибе

Гражданнарны җирләүгә бирелә торган пособиене алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатсагыз иде. Алия.

Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова җавап бирә.

-Эшләмәүче пенсионер вафат булганда район пенсия фонды идарәсенә пособие артыннан мөрәҗәгать итүченең паспорты (нөсхәсе үзе, аннан беренче һәм тору урыны күрсәтелгән битләрнең күчермәсе), вафат булган эшләмәүче пенсионерның хезмәт кенәгәсе (нөсхәсе үзе, аннан беренче һәм соңгы битләренең күчермәсе), ЗАГС идарәсеннән 33 форма белешмә (нөсхәсе), шулай ук, мөрәҗәгать итүченең иминият таныклыгы, я булмаса номеры кирәк булачак.

Пособие артыннан эшләмәүче пенсионер вафат булган көннән алып, 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк, агымдагы елда пособиенең суммасы 4515 сум 60 тиенне тәшкил итә.

Эшләүче пенсионер вафат булганда пособие эш урыныннан бирелә. Хезмәт белән бәйле һәм пенсионер булмаган гражданнар, ЧАЭСтагы авария-ләрне ликвидацияләүдә катнашучылар вафаты очрагында мондый төр пособие артыннан социаль яклау идарәсенә, сугыш ветераннары вафат булганда хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособиеләр