Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Полиция Кыш бабае сәфәрдә

Һәр елны яңа ел персонажлары костюмнарына киенгән полиция хезмәткәрләре аз керемле һәм тотрыксыз гаиләләргә киләләр.

Акция 20 декабрьдән башланды һәм ул 14 январьга кадәр дәвам итәчәк. Уенчыклар, балалар китаплары һәм яңа ел бүләкләре җыю эшен полициянең участок вәкиле һәм балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Лилия Хәлиуллова оештырды. 22 декабрьдә әлеге чарага алты гаилә җәлеп ителде. Анда Кыш бабай ролен полиция начальнигы урынбасары Ә.Әхмәдов һәм Кар кызы персонажын халыкны социаль яклау идарәсенең "Гаилә һәм балалар" бүлекчәсе психологы Л.Сәлимҗанова һәм "Убырлы карчык" әкиятендәге төп персонажны социаль хезмәткәр Й.Мусина башкарды. Акция үткәрү барышында 68 гаиләдә һәм Уби авылындагы "Җылы йорт" социаль приютында" кунакта" булу планлаштырылган. Аларда да опека органнары һәм балаларга күзәтчелек итү комиссиясе хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев