Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пенсияләр арту дәвам итәчәк

1 февральдән Татарстанда яшәүче 984 мең пенсионерның хезмәт пенсиясе 6,6 процентка артачак. Шулай итеп, республикада уртача хезмәт пенсиясе 9563,41 сумны тәшкил итәчәк.

Пенсияләрнең арту өлеше картлык буенча пенсиягә, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә һәм туендыручысын югалту очрагында билгеләнгән пенсияләргә кагылачак. Башка төр пенсияләрне февраль аеннан арттыру күздә тотылмый.

Бүгенге көндә республикада 877427 кеше хезмәт пенсиясе ала (район буенча-5764), инвалидлык буенча-71215 (район буенча-525), туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар-35706 (район буенча-390).

Бер сүз белән әйткәндә, пенсия күләме уртача 592,11 сумга (шул исәптән картлык буенча хезмәт пенсияләре 608,70 сумга) артачак.

Реклама

Хезмәт пенсиясе күләменең нинди буласын мөстәкыйль исәпләү өчен быелның январенда алынган пенсия суммасын индексация коэффициентына (1,066) тапкырларга кирәк.

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Марсель Имамов белдерүенчә, агымдагы елда хезмәт пенсияләрен өстәмә индексацияләү һәм социаль пенсияләрне арттыру буенча эш 1 апрельдән янә башкарылачак. Айлык өстәмә түләүләргә, шулай ук, 1 апрельдән 5,5 процент индексация үткәреләчәк. Август аенда исә барлык эшләүче пенсионерларның да пенсияләренә кабат исәпләү үткәреләчәк.

-Пенсияләргә кагылышлы барлык үзгәрешләр автоматик режимда башкарылачак. Шулай итеп, гражданнарга Пенсия фонды органннарына килү таләп ителмәячәк. Районда бүгенгесе көнгә 1700 эшләп йөрүче пенсионер исәпләнә,-ди район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия