Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Пенсия системасында яңа үзгәрешләр көтелә

Федераль һәм Пенсия фонды бюджетлары проектлары буенча фикер алышу вакытында РФ Хөкүмәте тарафыннан 2015 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә күчерелүче иминият взнослары акчаларын тулы күләмдә иминият пенсиясен формалаштыруга һәм финанслауга тоту турында карар кабул ителде.

-Хәзерге вакытта әлеге карарны гамәлгә кертүнең механизмы эшләнә. Биредә әлеге карарның пенсия системасында дефицит булуы белән бәйле булмавын ассызыклыйсым килә,-дип аңлатма бирә бу уңайдан РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры М.Топилина.

2014 һәм 2015 елларда күчерелгән барлык иминият взнослары булачак пенсионерларның иминият пенсияләрен формалаштыруга юнәлдереләчәк. Ягъни эш бирүчеләр тарафыннан күчерелгән барлык иминият взнослары да гражданнарның РФ Пенсия фондындагы пенсия счетларына күчерелеп барылачак. Һәм иминият пенсиясе, вакыт җиткәч, әлеге суммаларны да исәпкә алып билгеләнәчәк. Гражданнарның счетларында әлегә кадәр булган пенсия тупланмалары акчалары да сакланачак һәм инвестицияләнеп барылачак. Пенсия билгеләнгәч исә, еллар дәвамында инвестицияләнгән сумманы да исәпкә алып, түләнеләчәк.

2014-15 елларда барлык иминият взнослары юнәлдерелгән иминият пенсиясе дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм инфляция дәрәҗәсендә ел саен арттырылып барылачак. Гади итеп әйткәндә, иминият пенсиясе инфляциядән тулысынча сакланачак. Иминият пенсиясе тупланма пенсиягә караганда тизрәк артачак.

2004-12 еллар нәтиҗәләре буенча, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында пенсия тупланмалары акчаларының үсеше әлеге чордагы инфляциядән түбәнрәк. Ә бу исә тупланма пенсиянең күләме киләчәктә аз булуына китерә.

Иминият пенсиясе-ул дәүләт җаваплылыгында. Тупланма пенсия-шәхси компанияләр җаваплылыгында. Алар исә дөнья базарындагы үзгәрешләр белән бәйле, белми идарә иткәндә банкротка чыгарга да мөмкиннәр. Бүгенге көндә күп илләрдә пенсия системасы нигезен иминият пенсиясе тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия