Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

2015 елдан соң, пенсия баллар белән исәпләнәчәк

2015 елның 1 январеннан Россиядә пенсияләрне яңача исәпләү тәртибе гамәлгә кертеләчәк. Яңа пенсия кагыйдәләре нинди булачак? Алар бүгенге пенсия исәпләү формуласыннан нәрсәсе белән аерыла? Әлеге уңайдан без район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ильмир Измайловка мөрәҗәгать иттек.

-Яңа кагыйдәләр буенча, беренче чиратта, пенсиягә чыгучының хезмәт стажына зур әһәмият биреләчәк. Ягъни беренче тапкыр "еллык пенсия коэффициенты" дигән төшенчә керәчәк. Бу коэффициент буенча һәр ел саен кешенең хезмәт эшчәнлеге бәяләнәчәк. Монда исә кешенең пенсия стажы һәм хезмәт хакы исәпкә алына. Бу ни дигән сүз соң? Һәр ел хезмәтенә баллар саны-шәхси пенсия коэффициенты билгеләнәчәк. Әлеге баллар саны официаль хезмәт хакына бәйле булачак. Хезмәт хакы никадәр югары, баллар саны да шул рәвешчә артачак.

Шуны дә әйтәсе килә, киләчәк пенсия күләме бары тик "ак" хезмәт хакыннан гына исәпләнәчәк. Әгәр эш бирүче оешма үзенең хезмәткәре өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына взносларны тулы күләмдә күчермәгән булса, бу хезмәт хакы пенсия капиталын формалаштыруда катнаша алмаячак.

Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Федерациясе хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффицентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк.

Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия стажы кимендә 15 ел булырга тиеш, 30 җыелган балл һәм хатын-кызларга-55 яшь, ир-атларга-60 яшь-пенсия яше кирәк.

-Пенсия яше дә арта икән, дигән сүзләр ишетелгәли...

-Юк, әлегә артмаячак. Бары тик югарыда әйтелгән шартлар үтәлмәгәндә, гражданнар пенсия фонды идарәсенә социаль пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итә ала. Ул хатын-кызларга-60 яшьтә, ир-атларга-65 яшьтә билгеләнәчәк.

Хезмәт стажына эшләү еллары гына түгел, ә бала белән утыру, хәрби хезмәт еллары, эшсезлек чоры, инвалид һәм өлкән яшьтәгеләрне, инвалид баланы карау еллары да керәчәк. Әлеге еллар өчен аерым коэффициентлар-баллар билгеләнәчәк.

Реклама

-Әлеге яңа тәртип инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсиягә чыгучыларга да кагыламы?

-Әйе, пенсиягә ташламалы шартларда чыгуның барлык шартлары да саклана. Әмма яңа кагыйдәләр буенча, пенсиягә соңрак чыгу отышлырык булачак. Әгәр дә пенсия яшенә җитеп тә, пенсияне билгеләтмичә эшләвеңне дәвам итсәң, ул вакытта пенсия сизелерлек артачак.

Яңа формула бүгенге пенсионерларга һәм быел пенсиягә чыгучыларга кагылмаячак. Пенсия алучыларга баллар буенча исәп-хисап ясалачак, әмма пенсия күләме үзгәрмәячәк һәм кимемәячәк.

-Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен пенсия билгеләү үзгәрмиме?

-Яңа закон нигезендә 2016 елдан авыл җирендә яшәүче 30 елдан артык авыл хуҗалыгында эш стажы булган пенсионерларның фиксированный түләү өлеше 25 процентка артачак. Бүгенгесе көндә картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешенең фиксированный база күләме 3910,34 сумны тәшкил итә.

Тулырак мәгълүматларны www.pfrf.ru сайтыннан һәм район Пенсия фонды идарәсеннән дә белешергә мөмкин.Әлеге үзгәрешләр 2013 елның 28 декабрендә чыккан 400 һәм 424 Федераль Закон нигезендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия