Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Шланга авылыннан Якуповлар гаиләсе 12 мең сум акча кертеп, аны 24 мең сум күләмендә алганнар

Район пенсия фонды идарәсе Дәүләт финанславы программасына керергә теләүчеләрне 20 сентябрьгә кадәр көтә.

Пенсияне дәүләт финанславы программасы хакында газета укучыларыбыз хәбәрдар, чөнки бу программа инде 2008 елдан бирле эшли һәм әлеге программа турында газета битләрендә язмаларыбыз урын алып торды. Программа 2018 елга кадәр каралган булса да, гариза бирү вакыты чикләнгәнлеген искәртеп үтәсебез килә. 2013 елның 20 сентябре - программага керү һәм кертемнәрне түләү турында гаризаны тапшыру өчен соңгы көн. Шуннан соң программага, бик теләсәң дә, кереп булмаячак. Ә инде программага керүчеләр 10 ел дәвамында керткән суммадан икеләтә дәүләт финанславы ярдәменә ия булачак.

Шланга авылынннан Рузалина һәм Альберт Якуповлар үткән елны әлеге программага керү турында гариза тапшыралар. Алар икесе дә лаеклы ялда.

-Бер ел дигәнең сизелми дә үтеп китте. Икебезгә 12 шәр мең акча керттек һәм аны икеләтә арттырып алдык. Акчаны пенсия белән китерделәр. Бик уңайлы дип таптык, быелга да акча кертергә исәпләп торабыз. Хөкүмәт тарафыннан шундый программалар кабул ителүенә рәхмәт белдерәбез,-диләр.

-Программага керер өчен гаризаны район пенсия фонды идарәсенә килеп шәхсән, яисә, эш бирүче аша яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) электрон юл белән калдырырга була,-ди район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллин.

Өстәмә дәүләт финанслау программмасына керү яше чикләнмәгән. Анда мәҗбүри пенсия иминият системасында теркәлгән, 14 яше тулган теләсә кем катнаша ала. "Әле пенсиягә ерак бит", диючеләр, әлеге программага кереп, киресенчә, киләчәк пенсияләренә өстәмә керем генә булдырачаклар. 10 ел дәвамында кереп барган акча кешенең шәхси исәп-хисап счетында торачак. Взносларның күләме 2000 сумнан ким, 12 мең сумнан артык булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә дәүләт финанславы