Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Онытылмас мизгелләр

Бөтен бәйрәмнәр арасында без-өлкәннәр өчен иң күркәме, мөгаен, Өлкәннәр көнедер.

Бәйрәмнең көзге чорга туры килүе дә тикмәгә түгел. Бу вакытта табигать тә олылар күңеле сыман, шундый ук тыныч, уйчан, моңсу. Хәер ни генә булмасын, аның үз яме дә бар. Ул үзенең әбиләр чуагы, алтынсыман хәтфәгә төрелгән хозуры белән күңелләрне куандыра.

Шушы хозурлыкка соклана-соклана без, бертөркем олы яшьтәге кешеләр, авыл мәдәният йортында үтүче чарага килдек. Күңелләрне янә моңсулык биләде. Һәммәбез дә яшь чакларны сагынып, кайчандыр ашыга-ашыга таныш сукмаклардан атлавыбызны сөйләп үттек.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мифтахов без- олылар алдында чыгыш ясап, рәхмәтләрен белдерде, бәйрәм белән котлап, чәй табынына чакырды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән концерт номерлары әзерләнгән иде. Җырларга кушылып, үзебез дә җырладык, күңел ачтык бу көнне.

Өлкәннәр күңеле бик нечкә бит, аздан да күңел кала, аздан да күңел күтәрелә. Безне бу көннәрдә куандырып, онытылмас мизгелләр бүләк иткән авыл җирлегенә, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне