Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Өлкәннәребезнең һәркайсы хөрмәткә лаек

Һәр ел саен октябрь аенда без өлкәннәребезне хөрмәтлибез, алар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрәбез. Агымдагы елда әлеге чараның ничек үтүен, ниләр эшләнүе турында без район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлиловадан белештек.

-Өлкәннәр декадасы районда 29 сентябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча оештырылган ярминкәдән старт алды. Начар һава шартлары булуга карамастан (ул көнне салкын, яңгыр ява иде), "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы, "Цильна", "Әбдриев", "Чүпрәле-Азык" җәмгыятьләре, "Низамов", "Ярамай" крестьян-фермер хуҗалыклары, район кулланучылар җәмгыяте, Борындык элеваторы һәм "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" тарафыннан вак терлек, он һәм көндәлек товарлар кебек авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде.

Ярминкәдә гомуми суммасы 900 мең сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе реализацияләнде. Он продукциясенә сорау аеруча зур булды. Шуңа да пенсионерларыбызның гозерләрен үтәү максатыннан Борындык элеваторы өстәмә рәвештә икенче көнне тагын бер КамАЗ он төяп килеп, сатуга чыгарды.

Пенсионерларыбызга ярминкәдә сатып алган продукцияләрен өйләренә кайтарып бирү буенча да эш әйбәт оештырылган иде. Район электр элемтәсе узелы, мәгариф бүлеге, "Коммуналь челтәрләр", район почта элемтәсе узелы, район үзәк хастаханәсе, "Стройсервис", "Теплосервис", "Сетевая компания", "Заволжская" ПМКсы, "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" һәм район кулланучылар җәмгыяте тарафыннан куелган транспорт һәр пенсионерга хезмәт күрсәтте.

Өлкәннәр декадасы кысаларында октябрь ае дәвамында төрле чараларда һәм акцияләрдә районның 6611 пенсионеры җәлеп ителде. Шул исәптән, 4633 пенсионерга унар килограмм он бирелде, 466 пенсионерга азык-төлек җыелмасы тапшырылды. 653 пенсионер өчен хезмәт коллективларында чәй өстәлләре артында төрле очрашулар оештырылды. Шулай ук, 222 пенсионерга акчалата матди ярдәм күрсәтелде. Өлкәннәр декадасы уңаеннан оештырылган чараларны һәм акцияләрне үткәрү өчен 1 миллион 167 мең 820 сум акча сарыф ителде.

Шул ук вакытта "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы", 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе өстәмә рәвештә үзләрендә элек елларда хезмәт куеп, лаеклы ялган чыккан пенсионерларына азык-төлек җыелмасы тапшырганнар һәм чәй өстәле әзерләп очрашулар оештырганнар. Район газ службасы оешмасы да үзләренең пенсионерларына акчалата ярдәм күрсәткәннәр һәм азык-төлек пакетлары тапшырганнар.

"Ак Барс" агрохолдинг компаниясе җитәкчесе И.Егоровка аеруча рәхмәтлемен. Шулай ук, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы җитәкчесе Ф.Мөдәррисовка (2811 кешегә он өләшенгән), "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Б.Гафуровка (311 кешегә он), "Әбдриев" җәмгыяте җитәкчесе Р.Әбдриевка (220 кешегә карабодай ярмасы), "Березка" җәмгыяте җитәкчесе Р. Алиулловка (655 кешегә он), "Ярамай" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.Бикчуровка (195 кешегә он), "Борындык Элеваторы" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе А.Аблаевка (110 кешегә он), Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе С.Сируковага (500 кешегә он), "Татавтодор" ААҖнең Чүпрәле филиалы директоры В.Художитковка, "Чүпрәле агрохимсервис" җитәкчесе Ф.Сәлаховка, (меңәр сумлык азык-төлек җыелмасы), Р.Ахметовка, И.Баһаутдиновка, Р.Сабирҗановка да зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә.

Гомумән, өлкәннәр декадасы кысаларында иганәчелек ярдәме күрсәткән һәр җитәкчегә, социаль әһәмияткә ия булган әлеге чараны үткәрүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтләремне газета аша да җиткерәсем килә.

Россиядә гасырлар дәвамында тупланган иганәчелек традициясе дәвам итә. Тормышта уңышка ирешкәннәр көчсезләргә һәм бар нәрсәдән мәхрүм ителгәннәргә ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлыйлар. Моннан башка гражданнар җәмгыятен күзаллавы да кыен булыр иде. Татарстанда, шул исәптән, безнең районда да әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. Әлеге игелекле эш киләчәктә дә дәвам итсен иде дип телисем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр өчен