Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

ЧҮПРӘЛЕ : 2013 ел нәтиҗәләре, 2014 елга планнар

Төзекләндерелгән мәктәпләр 2013 ел чүпрәлеләр хәтерендә мәктәпләрне төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган ел буларак та калды. Узган елда республикада барган мәктәпләрне төзекләндерү программасы нигезендә районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали, Яңа Чокалы авылларындагы мәктәпләр капиталь төзекләндерелде. Матак урта мәктәбе, бер түбә астына 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасын да урнаштыру өчен, үзгәртеп корылды. Шланга...

Төзекләндерелгән мәктәпләр

2013 ел чүпрәлеләр хәтерендә мәктәпләрне төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган ел буларак та калды.

Узган елда республикада барган мәктәпләрне төзекләндерү программасы нигезендә районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали, Яңа Чокалы авылларындагы мәктәпләр капиталь төзекләндерелде. Матак урта мәктәбе, бер түбә астына 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасын да урнаштыру өчен, үзгәртеп корылды.

Шланга урта мәктәбенең, Яңа Чүпрәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасының түбәсен ремонтлауга, Яңа Борындык башлангыч мәктәбен газ белән ягып җылытуга күчерү өчен район бюджетыннан 2 млн. сумнан артык акча тотылды.

Республикада старт алган мәктәпләрне җылы санитар узеллар белән тәэмин итү программасы нигезендә дә районда 2013 елда актив эш барды. Районның 14 мәктәбендә җылы санитар узеллар (бәдрәф бүлмәләре, юыну урыннары) төзелде. Боларның барысы да киләчәгебез-балаларның сәламәтлеген һәм тиешле шартларда белем алуларын тәэмин итү өчен башкарылган эшләр.

2014 елда исә капиталь төзекләндерүләр Городище, Матак, Яңа Борындык мәктәпләрендә булачак. Иске Элмәле, Иске Дуван, Кече Чынлы мәктәпләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесен урнаштыру өчен үзгәртеп корылачак.

Кеше сәламәтлеген кайгыртып

Реклама

Авыл кешесенең сәламәтлеген кайгыртып, районда Алешкин-Саплык, Кече Аксу, Кече Уби, Яңа Чәке, Яңа Чокалы, Иске Ишле, Иске Уби, Иске Элмәле, Татар Төкесе авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде. Аларны төзекләндерү өчен бер млн. сумга якын акча сарыф ителде. Иске Шәйморза участок хастаханәсен төзекләндерүгә 5 млн. сум акча тотылды.

Мондый социаль, авылда иң кирәк булган объектлардан 2014 елда Чуваш Бизнәсе авылында заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Яңа Элмәледә исә мондый учреждение күпфункцияле үзәктә урын алачак. Иске Задур, Иске Уби авылларында һәм Борындык поселогында фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү каралган. Һәм бу эшләрне нинди оешмалар башкарачагы да билгеләнгән инде.

Сусыз да яшәп булмый

Үткән елда гидротехник корылмаларны капиталь төзекләндерү буенча да күләмле генә эшләр башкарылды. "Мелиорация" җәмгыяте көче белән Алешкин-Саплык һәм Иске Дуван авылларындагы су саклагычларны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндерү өчен, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән бер миллион 800 мең сум акча тулысынча файдаланылды.

Матак авылындагы корылманы да капиталь төзекләндерүгә керешелгән. Аны төзекләндерү өчен бер миллион 300 мең сум акча каралган. Монда эш үткән ел башлап калдырылган.

2014 елда Иске Шәйморза авылындагы гидротехник корылманы төзекләндерү планга кертелгән.

Суүткәргеч челтәрен киңәйтү буенча җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле-Коммуналь челтәрләре" җәмгыяте шөгыльләнә. Ел саен бу юнәлештә уңышлы гына эшләп килгән коллектив былтыр Иске Чүпрәле, Кече Чынлы һәм Хорновар-Шигали авылларында сигез миллион сумлык су үткәрү эшләре башкарган. Агымдагы елда да әлеге эшләр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле нәтиҗәләр һәм планнар