Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

КВН аша Универсиадага

5 декабрьдә 90 номерлы һөнәри училище базасында башлангыч һәм урта техник һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында уздырыла торган КВН уеннарының икенче этабы булып үтте.

Район күләмендә әле озак түгел генә үткән КВН уеннары ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы теләктәшлеге белән үтсә, әлегесе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы нигезләмәләсе кысаларында оештырылды. Әйтергә кирәк, әлеге уеннар инде республикада XIX тапкыр уздырыла. Агымдагы елда КВН уеннарының төп темасы- киләсе елда үткәреләчәк Универсиада чарасы. Шуңа да фестиваль "Универсиада-ул бөтен дөнья" дигән исем астында үтә.

Чарада өч: Кайбыч, Апас һәм Чүпрәле районы командалары катнашты.

Конкурсны ачып, 90 номерлы һөнәри училище директоры Рамиль Әхмәтов һәр команданы КВН уеннарының яңа сезоны ачылуы белән котлады һәм һәркайсына уңышлар теләде.

Күрше районнардан килгән уенчылар, үзебезнекеләр дә ул көнне берсеннән-берсе уздырып, тормышта булган хәлләрне күңелле һәм юмор аша бирергә тырыштылар, шулай ук, тормышыбызда спортның никадәрле урын алуын да билгели алдылар. Фестиваль оешкан төстә һәм күтәренке рухта үтте.

Командалар үзтәкъдимнамәләрен, сорау-җаваплардан торган өлешен, музыкаль өй эшен видеороликлар, спорт уеннары белән тулыландырган иделәр. Шулай да уенның җиңүчесе бер генә була. Гомум билгеләрдән соң, жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча, Апас районы командасы беренче урынга лаек дип табылды. 2 һәм 3 урыннарны исә Чүпрәле һәм Кайбыч командалары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН