Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Күз алдында кибетне талаган

Чүпрәле район суды шәхси эшмәкәр кибетеннән 1008 сумлык товар урлаган 28 яшьлек ир – атка карата Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексындагы 161 маддәнең 1 өлеше буенча хөкем карары чыгарды.

Хәзер ул җинаять-башкару инспекциясе белән килешү буенча җирле үзидарә органнары билгеләгән урыннарда 200 (ике йөз) сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза үтәячәк.Әлеге ир-ат агымдагы елның 14 мартында кибеткә килә. Товар сатып алу кыяфәте ясап  0,886 грамм авырлыктагы аз тозлы балыкны, 0,5 литрлы «биш йолдызлы» коньякны, бер икмәкне, «Корона» маркалы бер кап тәмәкене, бер «FOX Lite» маркалы зажигалканы, 0,5 литрлы “Казанская Престижная” аракысын үзләштерә. Сатучының  кисәтүенә исе дә китмичә, товар өчен түләми һәм кибеттән чыгып кача. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, килгән зыянны тулысынча кайтара. Суд, шул ук вакытта, гаепләнүченең уңай характеристикасы булуын җәзаны йомшартуга нигез, дип саный.

  Чүпрәле район суды пресс-службасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев