Кадер кичәсе хакында

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе илләллаһу» әйтүченең беренчесендә - гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә - җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә - җәннәткә керер»,-диелгән.
Ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе - Кадер кичәсе, Рамазан шәриф аенда булган бер кичәдер . Кадер кичәсе , Рамазан аеның 20 нче көненнән алып 30 нчы кичәләрендә булыр, диелә.
Хәдис шәрифтә: « Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр», - диелә.
Гыйбадәттә каза намазын кылу, Коръән Кәримнән сүрәләр, догалар уку, тәүбә итү, садака бирү, мөселманнарны сөендерү һәм башка саваплар казану - болар барысы да бу кичәгә хөрмәт күрсәтүнең ишарәседер. Хөрмәт күрсәтү гөнаһлы эшләрне эшләмәү белән дә хасил булыр.
Бу кичәнең өстенлеген Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримдә « Кадер » сүрәсенең 5 нче аятьләрендә ачыклый:
«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе - иминлек кичәсе , таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».
Коръән Рамазан аенда Кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелә. Аннары Җәбраил кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп тора.
Кадер кичәсе бик кадерле бер кичә булганга күрә, Аллаһу Тәгалә колларына, гафләттә калмыйча, һәрвакыт гыйбадәттә булсыннар өчен кайсы көн икәнен катгый рәвештә белдермәгән. Димәк, бу кичәне эзләгәннәргә Рамазанның күп кичәләрендә гыйбадәт итү фарыздыр.
Пәйгамбәр әфәндебез с.г.в., дүрт хәлифә һәм соңыннан корылган бөтен Ислам дәүләтләре бу кичәгә олуг хөрмәт күрсәткәннәр, гыйбадәт итеп үткәргәннәр.
Болгар бабаларыбыз заманында бу кичәдә мәмләкәтнең һәр җирендәге бөтен күңел ачу урыннары ябылганнар. Казан ханнары «Кол Шәриф» мәчетенә һәм башка мәчетләрдә сәхәргә кадәр гыйбадәт итеп, гафу ителүләре өчен Җәнабе Хакка догада булганнар.
Без дә уй-ниятләребез фани мәшәкатьләрдән бакый мәңгелеккә күңел пакьлеге белән юнәлтик. Нәтиҗәдә ихласыбыз безне Кадер кичәсендә кавыштырыр, вә кадеребезне белдерер. Аллаһуның рәхмәтләре, нурлы казанышлары, муллык бәрәкәтләре даими булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.10000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»9300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы61900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.2700
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?10600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде10600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый10300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.52800
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.9100
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.22400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.83000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57000
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.48300
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.10500
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәдеЧүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.11200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы61900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.52800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.11200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде10600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?10600
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.10500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый10300
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.10000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»9300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика