Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Иске Чүпрәле авылы зираты ике кабергә артты

Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле авыллары халкы ике кеше белән хушлашты. Аларның икесе дә әле яшәргә тиешле кешеләр иде. Рамилә Сәлимҗанованың вакытсыз үлеме бөтен Чүпрәле халкы өчен көтелмәгән хәл булды. Аны озатырга туганнары, якыннарыннан кала, күпсанлы дуслары, курсташлары һәм башка бик күп кеше килгән иде. Чәчәк кебек гомер вакытсыз өзелде, мондый...

Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле авыллары халкы ике кеше белән хушлашты. Аларның икесе дә әле яшәргә тиешле кешеләр иде.

Рамилә Сәлимҗанованың вакытсыз үлеме бөтен Чүпрәле халкы өчен көтелмәгән хәл булды. Аны озатырга туганнары, якыннарыннан кала, күпсанлы дуслары, курсташлары һәм башка бик күп кеше килгән иде. Чәчәк кебек гомер вакытсыз өзелде, мондый кайгыны күтәрергә мәҗбүр булган ата-анага, Рамиләнең туганнары, якыннарына Ходай түземлек бирсен. Ә үтерүчеләр якын арада тиешле һәм каты җәзасын алыр, дип көтә чүпрәлеләр.

Бу көнне Ульяновск шәһәреннән Марат Кәлимуллинны да кайтарып күмделәр. Аңа да әле 60 яшь тә тулмаган, аны безнең арабыздан рәхимсез авыру аерган. Туганнары, якыннары, гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов, китергән саннар да уйландырырлык.

- Ел башланганны алып 20 көн эчендә районда 22 кеше үлде, -ди ул.

Әле бу 20 январьга булган статистика гына. Шул арада район үзәк хастаханәсендә өч бала туган(!) Кешеләрне көнләп түгел, сәгатьләп югалтабыз дигәндәй... Ә мондый, Рамиләдәй кызларыбызны югалту - җан әрнүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев