Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Инвалид-баланы карау өчен айлык түләүләр 5500 сумга кадәр арттырылды

Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның январь аеннан "Балачактан ук I төркем инвалид бала яисә инвалид бала караучыларга ай саен пособие түләүләре турындагы" Указга кул куйды. Әлеге Указ нигезендә инвалид бала караган ата-анага (уллыкка алучыга) яисә опекунга (попечительгә) пособие- 5500 сум, ә башка затларга 1200 сум күләмендә билгеләнә.

Әлеге түләүләр хезмәткә яраклы кешенең инвалид бала карап эшли алмаганы өчен хезмәт хакын компенсацияләү максатыннан чыгып билгеләнә. Инвалид баланы тәрбияләү еллары исә пенсия билгеләгәндә иминият стажы итеп исәпләнәчәк.

-Районда 109 инвалид-бала исәпләнә. Шуның 62сен әти-әнисе тәрбияли, 13сен карау турында бернинди пособие бил-геләнмәгән, ә 34 инвалид балага башка затлар тәрбия кылу турында пособие билгеләнгән, ягъни алар 1200 сум алалар дигән сүз, ә Россия Президенты Указы нигезендә исә, әти-әниләр 5500 сум алырга мөмкин, шулай ук, бернинди пособие алмаучылар да (югарыда әйтелгән 13 бала турында сүз бара) пенсия фонды идарәсенә килеп, белешмәләр алсыннар иде,-ди әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллин.

Пособие алу өчен инвалид караучының хезмәткә сәләтле булса да эшләмәве, һәм шулай ук пенсия һәм эшсезлек буенча пособие алмавы шарт булып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид баланы карау өчен айлык түләүләр