Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Игелеккә юл бер проект аша

Шушы көннәрдә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ"ның ТРда хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектларның III конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Казан шәһәрендәге "Пирамида" үзәгендә үткән әлеге чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясе ААҖ президенты Вагит Алекперов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әлеге социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесе республикада быел өченче тапкыр үткәрелә. Конкурсының төп максаты - "ЛУКОЙЛ" ААҖ хәйриячелек эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру, "ЛУКОЙЛ" компаниясе үз эшчәнлеген алып барган территорияләрдә актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халык инициативаларына ярдәм итү, җәмәгатьчелек оешмаларының башлангычына этәргеч бирү, изге ният белән йөрүчеләрнең хыялларын гамәлгә ашыру тора.

Агымдагы елда конкурска 750 заявка тапшырылган, грант фонды 26 миллион сумны тәшкил итә. Бәйгедә 133 проект җиңү яулаган. Җиңүчеләр арасында безнең район оешмасы да бар.

Конкурста катнашу өчен ТР Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының Чүпрәле районындагы "Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесе "Игелек бүләк итәм" ("Благо Дарю") исемле проект тапшырган иде. Проектны эшләүче һәм җитәкчесе-гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Фәхретдинова. Һәм менә әлеге проект "Шәфкатьлелек" номинациясендә җиңүче итеп табылды һәм 240 мең сумлык грантка ия булды.

Гүзәл Фәхретдинова проектта 1 номерлы Иске Чүпрәле укучылары катнашындагы волонтерлар төркемен оештырып, алар ярдәмендә "Җылы йорт" балалар приютында тәрбияләнүче авыр тормышлы балаларның җәмгыятькә яраклашу алымнарын булдыруны максат итә. Моның өчен иҗат мини-студиясе оештыру кирәклеге ассызыклана. Шул рәвешле ике арадагы мөгамәлә дустанә мөнәсәбәтләр төзүгә җирлек бирәчәк, ди. Проектның бурычлары шулай ук, шәхси үрнәктә сәламәт тормыш рәвеше алып баруны, коллективлар арасында дуслыкны, бердәмлек булдыруны, волонтерлыкны ирекле хәйрия хәрәкәте итеп күзаллауны, приют балалары белән интернет аша аралашуны күздә тота.

Әлеге уңайдан проект буенча эшләү тәртибенең планы булдырылган. План буенча, волонтерлар төркеменең мәгълүматлар базасын булдыру, җиһазлар сатып алу, акцияләр, мини-студиядә төрле занятиеләр үткәрү, видео, фото язмалар булдыру, төрле истәлекле даталарга багышланган чаралар уздыру, иң мөһиме-авыр тормыш хәлендә калган балалар белән аралашуда ышанычлы мохит тудыру каралган.

Гүзәл Фәхретдинова белдерүенчә, әлеге проектны тормышка ашыру барышында приюттагы эмоциональ климатның үзгәрүенә этәргеч бирү, шулай ук, райондагы имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозулар кимү, волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның саны арту кебек нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге туачак.

Ни генә булмасын, әлеге социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җәмгыятебездә мөһим урынны алып тора һәм киләчәгебезне үзгәртергә этәргеч буларак хезмәт итә. Һәрхәлдә, райондагы "Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең "Игелек бүләк итәм" ("Благо Дарю") исемле проекты моңа ныклы адымнарның берсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелек