Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Игелек кылырга беркайчан да соң түгел

Районда "Благодарение" хәйрия фонды эшләп килүе турында газетабызның алдагы саннарында язган идек инде. Әлеге фондка нигез салуның максаты күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга, тормышта төрле бәлаләргә юлыккан кешеләргә ярдәм итүне күздә тота. Оешуына күп вакыт үтүгә дә карамастан, фонд тарафыннан билгеле бер эшләр башкарылды.

Шушы көннәрдә фонд җитәкчесе Дамир Алимов районда барган "Даринага булыш!" акциясе кысаларында Даринаның әбисе Венера Фәхретдиновага җирле җәмәгать фондыннан 50 мең сумлык сертификат тапшырды. Райондашларыбызга Дарина Фәхретдинова күптәннән таныш. Табигать тарафыннан Даринага илаһи моң һәм гүзәллек бирелгән. Кече яшьтән үк музыкага гашыйк була ул, 6 яшеннән сәхнәләрдә чыгыш ясый башлый. Аннан музыкаль мәктәпне тәмамлый, үзенең кабатланмас җырлары белән төрле конкурсларда катнашып лауреат исемнәренә, төрле приз-ларга лаек була. Әмма аяусыз язмыш аңа үз сынауларын алда әзерләгән булган. Мәктәптә укыган елларында бәхетсезлек очрагы килеп чыгу нәтиҗәсендә бер аягын югалта, шулай да үзендә яшәүгә, иҗат итүгә көч табып, савыгып, зур сәхнәләргә чыга ул. Район җирлегендә үсеп, республика сәхнәләрен яулый Дарина. Әмма рәхимсез язмыш аңа кабат сынау-лар бирә. Июль аенда аңа кабат операция ясап, икенче аягын да кисәргә туры килә. Бүгенге көндә Дарина район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәвалана. Даринага протезлар ясарга кирәк, әмма алар кыйммәт тора. Райондашларыбызның һәркайсы көченнән килгәнчә, акчалата ярдәм итәргә тырыша. "Благодарение" хәйрия фонды Дарина исеменә сертификат тапшырган вакытта да Җиһангәрәй Алимов шәхсән гаиләсе исеменнән аерым һәм мәчет картлары исеменнән, Нурҗиһан Айметдинова халык китергән акчаларны җыйнап тапшырдылар (рәсемдә). -Даринаның тизрәк савыгып, үзенең кабатланмас тавышы белән зур сәхнәләргә кабат чыгуын, безне куандыруын телибез,-диделәр алар бертавыштан.

P.S. Игелек кылырга теләгән кешеләр Даринага акча күчерү реквизитларын www.chuprale-online.ru сайтыннан таба алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия игелек