“Халыкчан социаль проектлар“ республика конкурсына Чүпрәле ике проект тәкъдим итә

Республикада муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында "Халыкчан социаль проектлар" республика конкурсы старт алды.
Идея ничек туган?
Әлеге конкурсны уздыру карары республикада "Бердәм Россия" көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Ул вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, Татарстан Министрлар Кабинетының мондый конкурс уздыру турында карары кабул ителде һәм Татарстан Икътисад министрлыгына тиешле йөкләмә бирелде.
Конкурс өч этапта уза
2014 елның 2 июленә кадәр конкурска һәр район һәм шәһәр округыннан икешәр социаль әһәмиятле проект тәкъдим ителде.
Конкурсның беренче этабы 7-10 июльдә үтә. Бу көннәрдә проектлар презентацияләнә. Финал этабы исә 15 июльгә билгеләнгән. Аның нәтиҗәсендә, 10 җиңүче проект һәм 43 лауреат билгеле булачак. Проектны тормышка ашырырга тотылачак чыгымнарның 40 проценты муниципаль районның үз бюджетыннан җәлеп ителә, ә 60 процентын грант буларак, республика бирә. Җиңүчеләр 1 млн. сумга кадәр грант, лауреатлар 580 мең сум алачак. Бүләк фондының гомуми күләме-35 млн.сум. Проектлар 1 октябрьгә кадәр тормышка ашырылачак.
Чүпрәле районы әлеге конкурска ике проект тәкъдим итә. Аның берсе-"Тату өйалды" ("Дружное подворье») мәдәни-проект, икенчесе-"Ачык һава астындагы хәрби һәм гражданлык техникасы музее" хәрби-патриотик проекты.
"Тату өйалды" проекты
Чүпрәле җирлегендә татарлар һәм чувашларның дус яшәвен, аларның көнкүрешен, йолаларын, традицияләрен чагылдырачак. Район крайны өйрәнү музее артында урын алачак әлеге "Тату өйалды" проекты районга килгән кунакларны каршы алу, халык өчен ял итү урыны, мәдәни-массакүләм чаралар, иҗади шәхесләр белән очрашу урыны да булачак.
"Ачык һавадагы музей"
Чүпрәле җирлеге Советлар Союзы Геройлары, Дан Ордены кавалерлары кебек бөек шәхесләр үстергән төбәк. Бөек Ватан сугышында 14 меңнән артык якташыбыз якты тормыш өчен көрәшкән, шуның җиде меңнән артыгы гына кайта алган. Батырларыбызга булган хөрмәт, үсеп килүче яшь буында патриотик тәрбияне, туган җиргә, кешеләренә булган хөрмәтне үстерү икенче проектта максат итеп куела. Ул ике юнәлешне үз эченә ала: хәрби техника экспозициясе, ягъни биредә хәрби техника: самолетлар, танклар һ.б. урын алачак. Һәм икенче юнәлеш -"Хәрби дан" аллеясы, биредә каһарманнарыбызның исемнәре мәңгеләштереләчәк.
PS. Әлеге материал әзерләнгән көннәрдә ике проектта Татарстан Икътисад министрлыгында презентацияләнде. Әлеге хакта тулырак киләсе саннарда язарбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2300
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2800
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3400
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.5100
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.5800
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.5700
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.4000
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.5900
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.4000
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3500
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".4400
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3400
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2800
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика