Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына 2013 елның 10 аенда 9 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе территорияләрне төзекләндерү һәм юл мәсьәләләренә кагыла.
"Халык контроле" системасында һәркем борчыган проблема хакында язу калдыра ала. Мөрәҗәгатьне фото, я булмаса, видеофайл белән ныгытырга мөмкин. Гаризалар 10 көн эчендә карала һәм җавап бирелә. Моның өчен интернеттагы uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм хезмәтләр порталына керергә кирәк.
Нет комментариев