Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Хәбәр ит!

12 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстанда киң масштаблы Бөтенроссия наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясенең икенче этабы старт алды. Акция барышында республикада (843) 274-31-03, 274-30-30 һәм 273-43-45 номерлы "ышаныч телефон"нары эшләячәк.

Чараның төп максаты булып наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату фактларын, притоннар урыннарын ачыклау тора. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмаячак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларның үзләренең куркынычсызлыгы өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин. Хәбәрләр, шулай ук, Буа шәһәрендә эшләүче (8-84374) 3-17-99 "ышаныч телефоны" буенча да кабул ителә, я булмаса хәбәрне ведомство сайтында http://ufskn.tatar.ru.

калдырырга да була. Моннан тыш, акция барышында республикада яшәүчеләр наркоманияне кисәтү, реабилитацияләү мәсьәләләре буенча белгечләргә мөрәҗәгать итә алалар.

Чара барышында ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең түбәндәге район һәм шәһәр бүлекләрендә дә "ышаныч телефон"нары эшләячәк:

Яшел Үзәндә - (84371) 5-55-00, Яр Чаллыда - (8552) 56-29-50, 54-06-89, Түбән Камада - (8555) 39-17-69, 39-20-03, Әлмәттә - (8553) 45-26-94, Алабугада - (85557) 3-97-70, Бөгелмәдә - (85594) 4-22-50, Буада - (84374) 3-17-99. Шулай ук, 2-24-90 (табиб-нарколог), 2-26-74 (мәгариф бүлеге белгече), 2-20-51 (яшьләр эшләре бүлеге белгече), 2-20-84 (психолог) телефон номерларына шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләргә җаваплар ала алачаксыз. Шалтыратыгыз һәм сезне ишетәчәкләр! Әлеге адымыгыз белән сез күпләрнең гомерен саклап кала алачаксыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ышаныч телефоннары