"Җылы йорт” приютында зонаара социаль-реабилитацион консилиум утырыш узды

Уби авылындагы "Җылы йорт" приютында зонаара социаль-реабилитацион консилиум утырышы булып узды.
Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан вәкилләр Анжелика Валеева, Людмила Чернова, Иван Милюков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, социаль яклау өлкәсендә хезмәт куючы зонаара һәм район белгечләре катнашты.
Баланың җәмгыятьтәге социаль хокукларын яклау бүгенге көндә беренчел урында тора. Нәселдән килгән патология, ягъни авыруларның кискенләшүе, психологик тотрыксызлык, наркоманиягә бәйлелек, эчүчелек, иптәшләр, дуслары белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу, мәктәптә укытучылар белән конфликт, укуда артта калу-болар барысы яшүсмерләрнең, балаларның характерында тискәре сыйфатлар формалаштыра. Бала югалып кала, ярдәмгә мохтаҗ була, нәкъ менә шушы вакытта аңа ярдәм, алай гына да түгел белгечләр киңәше кирәк.
Бүген республикада 667 урынга исәпләнгән 18 социаль приют эшли, аларның тупланышы 85 процентны тәшкил итә.
Министрлык вәкиле Людмила Чернова әлеге учреждениеләренең балаларның социаль адаптация һәм реабилитацияләр узу максатын күздә тотып төзелгәнлеген әйтте.
-Приют ул - баланың вакытлыча дәүләт карамагы тәрбиясенә алыну урыны. Биредә әйбәт психологлар, педагоглар эшли, бер сүз белән әйткәндә, төрле авыр тормыш ситауациясендә калганнарга белгечләр ярдәм итә. Баланы тормышка башка күзлектән карарга өйрәтә, бүгенге тормышта бу бик мөһим,-диде ул. Шуңа да приютларны халык аңындагыча "баланы тартып алу урыны" буларак түгел, ә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге буларак тәкъдим итү кирәклеген белдерде. Шул ук вакытта, приютның ике яклап, бала һәм гаиләсе, ягъни әти-әнисе белән дә психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшләргә тиешлегенә басым ясады.
Уби авылындагы "Җылы йорт" приюты 1998 елдан эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүген анда 29 балигъ булмаган бала реабилитация курслары уза. Дүртесе-Чүпрәле, җидесе Кайбыч районыннан, 14е- Тәтештән һәм дүртесе Кама Тамагыннан.
Приют директоры Алевтина Хәлилова балалар белән эшләү тәртибен, приюттагы шартлар хакында сөйләде.
Дөрес, нинди генә әйбәт урын булмасын, гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приюты да алыштыра алмый инде. Һәр балага, әлбәттә, гаилә кирәк. Әмма тормыш барышында килеп чыккан авырлыкларны җиңәр өчен кемдеңдер ярдәм кулы сузуы мөһим. Бу очракта ул-социаль приютлар.
Чит балалар булмый диләр. Алар барысы да безнеке. Сабыйларның язмышы өчен дәүләт кенә түгел, тулаем җәмгыять һәм һәрберебез җаваплы. Җәмгыятебезнең киләчәге дә алар кулында бит, димәк алдагы тормышны бергәләп төзибез, дигән сүз. Утырыш шушы проблемаларны күтәреп, җылы әңгәмә рәвешендә узды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.5200
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.6900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.74500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56200
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.47700
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.5600
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.54000
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.32200
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.73900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».61100
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.48000
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.47300
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар37500
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котладыГомере буе колхозда эшли ул.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә графикҖыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.6500
-
18 гыйнвар 2021 - 11:39Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.18600
-
18 гыйнвар 2021 - 09:10Чүпрәледә "Эшлекле дүшәмбе" халык мөрәҗәгатьләрен тикшерүдән башланды Соңгы көннәрдә яуган кар авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күп кенә проблемалар тудырды.18100
-
18 гыйнвар 2021 - 16:06Сайлау кампаниясендә активлык күрсәткән чүпрәлеләр бүләкләнде Район башлыгы Марат Гафаров чираттагы киңәшмәдә Мактау Грамоталары тапшырды.16800
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.6900
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.5800
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.5200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика