Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында концерт куелды

Район мәдәният йортында Гаилә көне кысаларында концерт күрсәтелде. Чара халык игътибарына район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.

Гаилә-һәрберебезнең тормышында төп урынны алып тора. Шуңа да концерт программасы тулысынча бүгенге күпбалалы, аз керемле гаиләләр, ятим балалар проблемаларын күтәрде. Әлеге уңайдан идарә хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлеге хакында чыгышларында гына бәян итеп калмыйча, тулы эчтәлекле слайд-шоу аша да чагылдыруга ирештеләр. Көндәлек хезмәт тормышларыннан фотосурәтләр тәкъдим иттеләр.

Агымдагы ел хезмәт коллективларының иҗат отчет концертлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын билгеләү темасы белән сугарылды. Идарә хезмәткәрләре дә әлеге теманы күтәреп, чыгышларын сугыш җырлары, биюләре белән баеттылар.

Ана һәм бала-әлеге бәйләнешнең никадәр көчле булуын үзенең чыгышында "Ел хатын кызы" бәйгесенең зонаара этабына җиңү яулаган Наталия Егорова бәян итте:

-Бер хатын баласын салкын кышта юл чатында тудыра. Баласы туңып үлмәсен дип ул өстендәге бар киемен салып газизен каплап ята. Беркүпмедән узып баручы бер гаилә юлда туңып үлгән ана һәм исән калган балага тап була. Ананы күпер янында җирлиләр алар. Бала үсә... Һәркөнне диярлек күпер янына ашкынган күңеленә ул һич җавап таба алмый... Еллар узгач, аны тәрбияләп үстергән әтисе әнисенең кабере янына алып барып барысын да сөйли... Улы әнисенең кабере өстенә ятып, әнием кайчандыр син мине җылыткан булсаң, хәзер мин сине җылытыйм дип, тырмашып елый...

Исән чакта әниләрнең кадерен белик,-диде ул кыйссасының ахырында.

Әйе, гаилә тулы, анда бер-береңне аңлау, дуслык, татулык булганда гына бәхетле ул. Һәркем үз гаиләсе, әти-әнисе, баласы алдындагы җаваплылыкны аңлап яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә гаилә көне