Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Эчкәнсең икән, руль артына утырма!

Чүпрәле муниципаль районының 1 нче номерлы җәмәгать суды участогында 2023 елның июнь аенда исерек килеш руль артына утырган 5 кешенең эшләре каралды һәм аларга карата җәза билгеләнде.

Суд каршына И.Хисамов, Д.Макеев, И.Ахметов, А.Дубанов һәм В.Афанасьев бастылар. Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланды. Чүпрәле район суды аларга карата хөкем карары чыгарды.Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый арткан иде. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәләр. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кага. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйлана. Аннан соң да әле праваны җәһәт кенә алырмын димә. Хәзер имтиханнар да бик катлаулы – элеккеге кебек 10 сорауга җавап биреп кенә машина таныклыгын ала алмыйсың. Җитмәсә, менә шулай фамилияң дә газета битләрендә күренә. Эчкәч руль артына утырма гына да бит инде юкса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев