Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Дарина,без сине яратабыз!

Һәр елны Иске Чүпрәле авылы мәчете, Убидагы "Җылы йорт" балалар социаль приютына күчтәнәчләр илтә. Быел да анда тәрбияләнүче 18 балага тәм-томнар өләшенде.

Үткән көннәрдә исә Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир ага Аббазов һәм мәзин Рөстәм Рәкыйпов мәчеттә җыелган 40 мең сум акчаны Даринага тапшырдылар. Әлеге сәдакаларны бирүчеләргә һәм Даринага хәерле ярдәмнәр сорап, Әмир ага дога кылды.

Исегезгә төшерәбез, Дарина Фәхретдиновага Германиядә дәвалану өчен матди ярдәм таләп ителә. Аңа кирәкле операция ясау 1 миллион сумга төшә.

Дарина җырларга ярата.

Реклама

Әле күптән түгел генә радиодан яңгыраган җырында ул: "Киләчәккә, шатлык, бәхет юрап, өмет белән яна күзләрем",- дип очынып җырлаган иде. Амин! Шулай булсын. Кешене өмет яшәтә.

Шушы өметнең сүнмәвен теләүчеләр Даринага акчалата ярдәм итә алалар.

"Ак Барс" Банкындагы Даринаның карточка номеры: 67 70881570189066 яки телефон номеры: 8 917 9235739.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X