Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Дача амнистиясе гамәлдә әле

XX гасыр башларында бирелгән милеккә хокукны раслаучы документ бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Безнең илдә сирәк очрый торган күренеш, әлбәттә. Әмма кадастр палатасы әлеге документка хөрмәт белән карый.

Әлбәттә, әлеге документ төгәл, барлык кагыйдәләргә дә туры килерлек итеп тутырылган булырга тиеш. Әгәр әлеге документ таныклык-анкета рәвешендә генә, ягъни анда җавапларга караганда сораулары күбрәк булса, бу очракта инде бернинди "дача амнистиясе" дә ярдәм итмәячәк. Законда документның эчтәлеге үзгәрмәде. Закондагы үзгәрешләр бары тик хокукны теркәү процедурасын гына гадиләштерде. Уннарча ел элек документларда да милекнең төгәл мәгълүматлары һәм характеристикасы күрсәтелгән булырга тиеш. Югыйсә, теге яки бу милеккә хокукны раслап булмаячак.

Тормыштан бер мисал гына китерәсем килә. Республика кадастр палатасы хезмәткәрләре әйтүенчә, Яшел Үзәндә яшәүче берәү үзенең җир участогын 1974 елда ук алган. Инвентаризация үткәрелү нәтиҗәсендә әлеге җир участогы кадастр исәбенә куелып, аңа номер да бирелгән була. Хуҗа кеше соңрак әлеге җир участогында гараж төзи һәм техпаспорт ала. Һәм менә гаражга милек хуҗасы буларак хокукны теркәү вакыты да килеп җитә. Бу очракта аңа дача амнистиясе нигезендә, гаражга хокукны теркәү өчен җир участогына хокукны раслаучы документ та җитә. Билгеле, әлеге гражданин җир участогын вакытында теркәп, киләчәкне алдан кайгыртып, үзенең нервыларын да, вакытын да саклап калган диясем килә.

Әмма биредә тагын бер проблемага тукталып үтик. Кайбер очракларда документта кешенең фамилиясе була, ә менә тулы исеме һәм әтисенең исеме язылмый, аларның бары баш хәрефләре генә куела. Аннан соң кайбер очракларда җир участогының иң мөһим характеристикасы-мәйданы күрсәтелмәгән булырга мөмкин. Бу очракта нишләргә? Әлбәттә, бары тик судка мөрәҗәгать итеп кенә үзегезнең җир участогы хуҗасы булуын раслап булачак. Ә суд аша чыгып, расланган җир участогын исә үзегезнең милек буларак теркәү мөмкин булачак.

Еллар үтә, законнарга үзгәрешләр кертелә бара. Шуңа да һәр нәрсәне, җир участогы булсынмы ул, милеккә хокук булсынмы, үзвакытында теркәп, документлаштырып барырга кирәк. Бары тик шул очракта гына тынычлап яшәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге