Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Чүпрәле районы «Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне» истәлекле акциясенә кушылды.

БМОның кеше хокуклары буенча мониторинг миссиясе мәгълүматлары буенча, Украинада конфликт чорында 2014 елның 14 апреленнән 2021 елның 30 апреленә кадәр 152 бала һәлак булган (шуларның 102се малайлар һәм 50се кызлар), тагын 146 бала яраланган (шуларның 120се малайлар һәм 26сы кызлар).

«Донбасстагы сугыш корбаннары балаларын искә алу көне» датасы Донецк Республикасы башлыгы Денис Пушилин Указы белән 2022 елның 11 июлендә билгеләнгән. Акциянең максаты - 2014 елдан бирле Донбасста Украина хәрби формированиеләре тарафыннан һәлак ителгән балалар истәлеген мәңгеләштерү.

27 июльдә чүпрәлеләр дә бу акциягә кушылды.

Акцияне үткәрү урыны итеп район үзәге сайланды. Иске Чүпрәле авылының үзәк урамында символик урын булдырылды. Район халкы, хезмәт коллективлары бу урынга кулларында ак шарлар тотып килделәр, шәмнәр кабызып куйдылар. Күпләр чәчәкләр, уенчыклар калдырды. Бер минут тынлык белән Донбассның вакытсыз башка дөньяга киткән балаларын искә алдылар.

Көн дәвамында районның күп кенә кешесе әлеге акциягә кушылып, бу урынга чәчәкләр, уенчыклар китерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев