Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә бурычлы шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын кайтарту буенча айлык бара

    ТР буенча Россия пенсия фонды бүлеге ТР буенча суд приставлары федераль службасы белән берлектә, 12 майдан 11 июньгә кадәр, "Бурычлы шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын кайтарту буенча айлык" акциясен игълан итте.

    -Бурычлылар белән көрәшкә Татарстанның пенсия фонды һәм суд приставлары федераль службасы идарәләренең барлык территориаль органнары да җәлеп ителде. Әлеге оешмалар тарафыннан акция барышында бурычлы эшмәкәрнең тору урыны буенча урнашкан базарларда һәм сәүдә кибетләрендә бергәләп рейдлар үткәрү күздә тотыла. Шулай ук, бурычлыларның ял итү чорында Россия Федерациясе чикләреннән чыгуларын вакытлыча чикләү буенча да билгеле бер эш алып барылачак,-ди бу уңайдан район пенсия фонды җитәкчесе Ильмир Измайлов.

    Гамәлдәге законнар нигезендә, шәхси эшмәкәр нең хезмәт стажы шушы чор өчен иминият взнослары тулысынча түләнеп беткән очракта гына исәпкә алыначак. Моннан тыш, иминият взнослары шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән чордан ук, эшли-эшләмәвенә карамастан, Бердәм дәүләт реестрыннан исәптән чыкканчыга кадәр, исәпләнә.

    Агымдагы елның 1 январеннан шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар Россия пенсия фондына 2014 елның 31 декабрена кадәр 20727,53 сум (фиксированный түләү) акча күчерергә тиешләр, әгәр аларның керемнәре 300 мең сумнан артмаса.

    Әгәр аларның керемнәре 300 мең сумнан арта икән, бу очракта мәҗбүри түләнергә тиешле 20727,53 сумга өстәп 300 мең сумнан арткан керем суммасының 1 проценты күләмендә өстәмә түләргә тиеш булачаклар. 300 мең сумнан арткан керем суммасыннан взнослар 2015 елның 1 апрелена кадәр түләнергә тиеш. КФХ башлыклары исә керемнәре күпме булуга карамастан, фиксированный түләү суммасын 2014 елның 31 декабрена кадәр күчерергә бурычлылар.

    Шәхси эшмәкәрләр эшчәнлек алып баралармы-юкмы, салым органына декларация тапшырырга тиешләр. Эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керем алмаганда, нольле декларация тапшырыла. Бары тик декларация тапшырып кына керемне яисә аның булмавын раслап була. Эшмәкәрлек эшчәнлеге туктатылган икән салым инспекциясенә исәптән төшерү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: