Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Булачак пенсионерлар бер ай алдан гариза язарга тиеш

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2013 елның 20 маенда "Электрон төрдә пенсияләрне билгеләү буенча әзерлек эшләрен оештыру турында" гы 330 номерлы карар кабул ителгән иде.

Әлеге карар нигезендә киләчәктә оешмаларның һәм предприятиеләрнең кадрлар белән эшләү буенча җаваплы белгечләре хезмәткәрләрнең пенсиягә чыгу вакытына бер ел кала пенсиягә чыгу өчен кирәкле булган барлык документларны формалаштырып, алдан тикшерү өчен, булачак пенсионерның яшәү урыны буенча урнашкан пенсия фонды идарәсенә электрон элемтә каналлары аша җибәрәчәкләр. Документлар пакеты үз эченә паспорт; хезмәт кенәгәсе; хәрби билет; хезмәт стажы еллары турында архивтан яисә предприятие, учреждение, оешмалардан белешмә (әгәр хезмәт стажы елларының кайберләре хезмәт кенәгәсенә язылмаган булса); 2002 елның 1 январена кадәрге чорның теләсә кайсы вакыттагы тоташ 5 еллык хезмәт хакы турында белешмә (әгәр 2000-2001 елларда хезмәт хакы 1793,40 сумнан кимрәк булса); әгәр тоташ 5 еллык хезмәт хакы турында белешмә биргән оешма исемен үзгәрткән булса (оешманың хәзерге исеме хезмәт кенәгәсендә язылган исеме белән тәңгәл килмәгән очракта); балигъ булмаган, мәктәптә укучы, көндезге төрдә укучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге студент балалары булган очракта, иждивинецларны исәпкә алып, пенсияне арттыру өчен балаларның туу турындагы таныклыклары; хезмәт кенәгәсендәге исем-фамилияләрнең хәзергесе белән туры килмәгән очракта язылышу турындагы таныклык (исем алмаштыру турындагы белешмә); булачак пенсионер инициативасы буенча шулай ук мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (СНИЛС) мәгълүматларын да кертергә тиеш.

Шулай итеп, булачак пенсионерга пенсия фондының территориаль органына пенсиягә чыгарга бер ай кала аңа пенсия билгеләүне сорап гариза тапшыру өчен генә мөрәҗәгать итәргә кала.

Клиентларга уңайлы шартлар тудыру һәм пенсия фондының территориаль органнарында чиратларны бетерү максатыннан белгечкә кабул итүгә алдан язылу мөмкинлеге булдырылган. Гражданнар үзләренә җайлы вакытка язылуны 074, 2-26-47, оешмалар 2-21-87, 2-28-83 телефон номерлары аша башкара алалар. Шулай ук, интернет буенча www.pfrf.ru (РФ Пенсия фонды сайты) www.pfrrt.ru (ТР буенча Россия Пенсия фонды) сайтлары аша да алдан язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия