Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Белгеч белән очрашу

Билгеле булганча, без күп вакыт әзер товарларны сатып кына алмыйбыз, шул ук вакытта аларга заказ да бирәбез. Шуңа да товарлар ясаучылар һәм кулланучылар, сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен һәр кеше дә үз хокукларын төгәл белергә тиеш.

Нәкъ менә шушы проблеманы күздә тотып, 1992 елда Россиядә кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон кабул ителгән иде. Март аеның икенче декадасында Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаеннан безнең мәктәптә ел саен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш төрле чаралар, өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәләр, практик занятиеләр үткәрелә. Күптән түгел алдан килешү белән ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гелинә Юсупова белән очраштык. Очрашуда 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында Гелинә Юсупова укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ законының төп положениеләре белән таныштырды. Товарларны сатып алганда кулланучыларның төп хокукларын, товарларда җитешсезлекләр булу очракларында ни эшләргә кирәклеген, кимчелекле товарны кире кайтару срокларын һәм мөмкинлекләрен тәфсилләп аңлатты. 10-11 сыйныф укучылары белән анкета үткәрде. Очрашуда катнашучылар Гелинә Хамисовнаның алдан әзерләп килгән сорауларына җаваплар бирделәр, кулланучылар этикасы кодексының 15 пункты белән таныштылар. Очрашу ахырында һәр укучыга "Яшь кулланучы белешмәсе" тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп укучылар. белем көне кулланучылар хокукы