Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Балалар өчен бушлай юлламалар

Аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 яшьтән 18 яшькә кадәр акчалата ярдәм алучы балаларга, яшүсмерләргә сәламәтлекләрен ныгыту, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек бар.

Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен район халкын социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-Ел дәвамында югарыда санап кителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук, ятим, кеше ярдәменә мохтаҗ булмаган инвалид балалар республиканың төрле балаларны сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. Мондый санатор төркемнәрдә балалар өчен бар уңайлыклар һәм мөмкинлекләр булдырылган. Бу: массаж, аромотерапия, физиотерапия, ингаляция алу һәм башкасы. Шулай ук, витаминлы ризыклар белән тулыландыру каралган,-ди "Кайгырту" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Лилия Фәхретдинова.

Реклама

Соңгы тапкыр әлеге учреждениеләрдә районнан балалар җәйге каникуллар вакытында булып кайтканнанар. Һәм менә тагын яңа юлламалар буенча аларны Апас районында урнашкан "Свияга" сәламәтләндерү учреждениесе көтә. Шулай ук, көзге һәм кышкы каникуллар чорында да мондый мөмкинлек булачак, диләр.

Әлеге юлламалар Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә бирелә һәм балаларга ял итү мөмкинлеге бушлай тәкъдим ителә. Өстәмә мәгълүматлар алу өчен район халкын социаль яклау идарәсенең "Кайгырту" гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Телефоны:2-20-84.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема