Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Балалар хакында кем уйлар?

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы 30 сентябрь көнне Уби авылында оештырылган иде.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе-"Агымдагы елның 9 аенда Село Уби авыл җирлегендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау һәм имин булмаган гаиләләр белән эшләү" темасы буенча авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухинның чыгышы тыңланды. Село Уби авылы җирлеге сос-тавына берничә авыл керә. Кызганычка каршы, бүгенге заманда чәчәк атучы алкоголизм чире Уби авылларын да читләп үтмәгән. Әгәр элек елларда күбрәк эчкече ир-атлар турында сөйләнелсә, хәзер исә замана шаукымына ияргән хатын-кызларыбыз да ир-атлардан калышмыйлар, кайбер очракларда уздырып та җибәрмәсәләр әле (!) Гаиләдә әти кеше генә эчсә бер хәл әле, ә менә янәшәдәге әни кешенең куллары да хәмергә үрелгән вакытта балаларга ни эшләргә? Нинди үрнәк күреп тәрбияләнәләр соң алар? Үзләренең киләчәкләрен ничек итеп күзаллыйлар? Комиссия тарафыннан менә шундый әниләрнең ачы җимешләре булган балаларның-мәктәп укучыларының эшләре дә тикшерелде. Әлбәттә, гаиләдә тиешле тәрбия күрмәгән баланың укуда да гаме юк, закон кысаларына сыймаслык тәртипсезлекләр дә кыла. Менә шундый балаларның әниләре дә чакырылган иде комиссия каршына. Уртага салып, барысын да хәл итү вакытында да алар үзләрен гаепле санамадылар. Әни кешеләрне элек тә мәктәпкә, авыл җирлегенә чакырып бу хакта сөйләшүләр күп тапкырлар булган. Әмма нәтиҗәсе генә юк. Биредә инде аларга соңгы мөмкинлек бирелүе, ышанычны акламаган очракта исә балаларын махсус ябык уку учреждениесенә озату зарурлыгы тууы турында сүз алып барылды. Комиссия тарафыннан, шулай ук, кайбер укучыларның юл йөрү, мәктәп эчендәге кагыйдәләрне бозулары турындагы эшләре дә каралды.

Бала хәтере киптергеч кебек, һәр хәрәкәтне, һәр сүзне үзенә сеңдереп бара. Ә әти-әниләр исә бала өчен шәхси үрнәк булып тора. Бу хакта онытмасак иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы