Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Бала хәсрәтенә олылар гаепле

Ата-ана өчен баласын югалтудан да авыр хәсрәт бармы икән ул? Баланы югалтуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Тик шулай да беренче чиратта, олыларның үз балаларына карата битараф булулары да торадыр.

Автоинспекция хезмәткәрләре әйтүенә караганда, балалар һәм яшүсмерләр үлеменең күп өлеше юл-транспорт фаҗигаләренә туры килә. Ни кызганыч, бу хәсрәтле күренеш әлегә кимү ягында түгел. Әйтик, 2012 елның 4 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 130 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 бала үлгән (дүртесе-пассажир һәм икесе җәяүле), 137 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Үткән ел белән чагыштырганда балалар катнашындагы аварияләрнең 13 процентка артуы күзәтелә. Үлүче балалар саны икегә һәм имгәнүчеләр саны 15 кешегә арткан. -Фаҗигага дучар булган пассажир- балалар арасында зыян күрүчеләрнең күпчелеге махсус утыргычлар куелмаган автомашиналарга туры килә,- ди район автоинспекциясе башлыгы Фәнис Гайниев. 1 март көнне Казан- Оренбург автотрассасының 146 нчы километрында "Дэу Нексия" автомобилен идарә итүче көчле кар яву сәбәпле, идарәне югалта һәм каршы яктан килүче автобуска бәрелә. Җиңел машинадагы сигез яшьлек бала фаҗига урынында ук җан бирә. Машина йөртүче һәм тагын сигез һәм тугыз яшьлек ике бала авыр тән җәрәхәте ала. Тикшерүләр күрсәткәнчә, салонда балалар утырту өчен бер генә жиһаз да булмый. Шушы ук көнне берничә сәгатьтән соң шундый ук сценарийга охшаш трагедия Азнакай районында кабатлана. Азнакай-Актүбә автотрассасының беренче чакрымында "ВАЗ-2109" маркалы автомобильне идарә итүче тизлек режимын үтәми һәм идарәне югалтып каршы як полосадан килүче "Киа" автомобиленә бәрелә. "Тугызлы"дагы унбер яшьлек пассажир "Ашыгыч ярдәм" машинасында мәңгелеккә күзләрен йома. 2 апрельдә Казан-Оренбург автотрассасының Әлмәт районы территориясе аша узучы 283нче километрында "КамАЗ" автомобилен йөртүче олы юлдан килүче "Опель"гә юл бирми һәм җиңел автомашинадагы өч яшьлек бала хастаханә юлында соңгы сулышын ала. Белгечләр әйтүенчә, сәгатенә 50 километр тизлек белән хәрәкәт итүче автомобиль бәрелгән очракта, пассажирның авырлыгы 30 мәртәбә арта икән. Димәк, бәрелү вакытында 10 килограммлы гына баланың да авырлыгы 300 килограммга җитә. Ә андый авырлыкны кулда тоту һич тә мөмкин түгел. Шуның өстенә салонда утыручы олыларның гәүдәсе дә балага зур басым ясый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмалары мәгълүматларына караганда, нәниләр өчен махсус утыргычлар куллану балалар үлемен-54, җәрәхәт алуны-76 һәм авыр имгәнүләрне 94 процентка киметә икән.

-Машина йөртүчеләр бу хакта яхшы беләләр, тик нигәдер куелган таләпләрне үтәп җиткермиләр. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты таләпләрен үтәмәгән, ягъни машинада балалар утыргычларын файдаланмаган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча 500 сум күләмендә штраф каралган. Хикмәт штрафта гынамы соң? Бала гомерен берни белән дә бәяләп булмаганны һәр ата- ана аңлый, тик шулай да кайберләре "безгә андый куркыныч янамас әле" дип үз- үзләрен урынсыз тынычландыралар,- дип дәвам итә сүзен Фәнис Хәмидович.

Реклама

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, андый машина йөртүчеләрне ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту буенча максатчан чаралар даими үткәрелеп тора. 2010 елда, мәсәлән, әлеге кагыйдәне бозган өчен 65 мең чамасы шофер җәза алган, ә 2011 елда ул күрсәткеч 75 меңгә җиткән. Быелның дүрт аенда ук инде автоинспекция хезмәткәрләре 26 мең машина йөртүчене җавапка тартканнар. Баланың фани дөньядан китүе, йә булмаса авыр имгәнгән бәгырь җимешеңне дәвалап яңадан тормышка кайтару өчен күпме акча таләп ителүен ныклабрак уйларга кирәк тә бит...

-Яз-җәй чоры җитүгә ике тәгәрмәчле транспорт белән авария ясаучылар да күбәеп китә. Бу беренче чиратта балигъ булмаган балаларга һәм скутер йөртүчеләргә кагыла,- диләр автоинспекторлар. Үткән ел Татарстанда велосипедчылар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә 8 бала үлгән һәм 98е имгәнгән. Бу фаҗигаләр автомобиль юлларында кагыйдәләр бозып хәрәкәт итүнең нәтиҗәсе. Хәзер урамнарда скутерда җилдертүче балаларны да еш күрергә туры килә. Двигатель күләме 50 куб.см. дан артмаган скутер кыйбат тормый. Максималь тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмаганлыктан аны ЮХИДИ подразделениеләрендә теркәү дә таләп ителми. Шулай ук аның белән идарә итү өчен таныклык һәм иминиятләштерү полисы да соралмый. Кызганычка каршы, чит илдән Россиягә бик күп күләмдә кертелгән бу ике тәгәрмәчле "уенчык" шактый гына гаиләгә әйтеп бетергесез кайгы- хәсрәтләр дә китерде. 2008 елның маенда Лаеш районында авыр фаҗига була. 12 яшьлек бала идарә иткән скутер "КамАЗ" маркалы авыр йөк машинасы астына барып керә, скутерга утырган өч яшьтәге бала шунда ук үлә. Скутер руле артындагы бала 4 ел үтүгә дә карамастан, авыр хәлдә түшәктә ята. Гамәлдәге закон нигезендә мопедны идарә итү өчен 16 яше тулмаган балага рөхсәт бирелми. Аңа утырганда да шлем кияргә кирәк. Бу таләпләр үтәлмәсә 500 сумга кадәр штрафка тартачаклар. Балама бүләк ясыйм, дип скутер яисә мопед алып бирү бер ата-анага да проблема түгел. Тик башта аның ахырын күз алдына китерәсе иде. Бүләгегез күз яшенә әверелмәсен диюем. Хәзер бала-чаганың көтеп алган каникуллары башланды. Әлбәттә, бу вакытта аларны өйдә утыртып тору мөмкин дә түгел. Шулай да аларны игътибардан читләштермичә, контрольдә тоту кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлда балалар