Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

“Бәхет хатлары” килми башлаячак

2013 ел башыннан РФ Пенсия фонды гражданнарга "бәхет хатлары"н җибәрүне туктатачак. Бу турыда журналистлар белән видеоконференция режимында үткәрелгән һәм агымдагы елда пенсия системасына кертелүче яңалыкларга багышланган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.

Белгәнебезчә, "бәхет хатлары"- ул эш бирүче тарафыннан хезмәткәрләренә үткән ел өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә күчерелгән суммаларны яктыртучы хат-извещениеләр. Хәзер исә үзебезнең пенсия счетларының хәлен без бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша белә алачакбыз. Моннан тыш, әлеге мәгълүматны, шулай ук, Россия пенсия фонды тиешле килешүләр төзегән кредит оешмалары аша да белү мөмкинлеге булачак. Аннан соң индивидуаль лицевой счетның тулы күчермәсен тору урыны буенча урнашкан пенсия фонды идарәсеннән дә соратып алырга мөмкин.

Марсель Имамов белдерүенчә, "бәхет хатларын" җибәрүне туктату дәүләткә 3 миллиард сум акчаны экономияләргә мөмкинлек бирәчәк икән. Әлеге акчалар исә россиялеләрнең пенсияләренең тупланма өлешен арттыруга юнәлдереләчәк.

Аннан соң Марсель Имамов хезмәт пенсияләренең арттырылу мәсьәләләренә тукталды. Агымдагы елда россиялеләрнең хезмәт пенсияләре ике тапкыр арттырылачак. Аның беренчесе 1 февральдән 6,6 процентка, икенчесе исә 1 апрельдән дип көтелә. Имамов сүзләренчә, 950 меңнән артык татарстанлының пенсияләре артачак. "Пенсия фонды органнары әлеге индексацияләүне үткәрергә әзерләр һәм ул автоматик режимда башкарылачак. 2 февральдә үк пенсия алучылар үзләренең расчет счетларында пенсиянең яңа күләмнәрен күрә алачаклар",-дип ассызыклады ул бу уңайдан.

Шулай ук, 1 апрельдән 5,1 процентка социаль пенсияләр (пенсиянең әлеге төрен республика буенча 75 мең кеше ала) һәм 5,5 процентка һәр ай саен бирелә торган акчалата түләүләр (аларны федераль льготниклар пенсияләре белән бергә алалар) индексацияләнәчәк.

Моннан тыш, агымдагы елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләренә кабат исәпләү үткәреләчәк. Бүгенге көндә республикада уртача пенсия күләме 8733 сумны тәшкил итә, ә индексация үткәрелгәннән соң әлеге сумма 9 мең сумнан артык булачак дип фаразлана.

Марсель Имамов үзенең чыгышында, шулай ук, дәүләт софинанславы программасына кагылышлы яңалыкларга да тукталды. Әлеге программага катнашырга теләге булганнар исә 2013 елның 1 октябренә кадәр пенсия фондына гариза бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия