Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Аянычлы язмышлар

    Ни кызганыч, сәламәт яшәү рәвешеннән тайпылган, эчүчелеккә бирелеп тормышта үз юлын югалткан ата-ана әз түгел хәзер. Алар турында сөйләгәндә күңелне ниндидер авыр хис били. Ә бит һәрбер ата-ана, беренче чиратта, газиз баласы өчен җаваплы булырга тиеш.

    Йолдыз Мусинаны район халкы яхшы белә. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли башлавына да дистәдән артык ел үткән. Ветераннарның район советына килеп утырышта катнашырга теләк белдерүе дә юкка түгел аның. Олылар рәхимсезлегеннән иза чигүче балалар язмышы борчый аны. Аның сөйләгәннәрен тыңлап утыргач ирексездән тирән уйларга бирелдем. Чыннан да күршедәге һәм тирә-яктагы кешеләрнең битарафлыгы, югары тизлекләр, хәрәкәт гасырында бер мизгелгә тукталып, тирә-якка күз салырга вакыт таба алмавыбызга тагын бер кат инандым. Янәшәбездә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр юкмы икән дип, уйлап та карамыйбыз. Ә бит аларга ярдәм кулы сузар өчен көндәлек мәшәкатьләр һәм проблемалардан бераз гына тайпылып тору да җитәр иде. Кайбер имин булмаган гаиләләрдәге балалар аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Чөнки алар күңелсез тормышның чынбарлыгыннан беркая да кача алмый. Исерек ата-ананың балалары үз-үзләре хакимлегендә һәм аларны язмыш теләсә ничек сыный. Көне-төне эчүдән күзе, йөзе шешенеп, кызарып беткән, яман ис таратучы әти һәм әни, ачлык, шакшылык, сүгенү һәм тәртипсезлек өстенлек иткән гаиләдә бала ничек яшәргә, нинди тәрбия алырга тиеш? Мондый гаилә тәмугында, кызганычка каршы, күп сабыйлар интегә, корбан була. Борындык станциясендә яшәүче шундый гаиләдә балигъ булмаган баланың үз-үзенә кул салуы барыбыз өчен дә ачы гыйбрәт булырга тиеш. Өйдә коточкыч начар мөнәсәбәтләр хөкем сөрү нәтиҗәсендә гаиләдән качып чыгып киткән балалар да аз түгел. Дөресен генә әйткәндә, өлкәннәрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итү-аларга сабак булырга тиеш тә бит... Ләкин аракы сазлыгына баткан әти-әни сабыйларын балалар йортына тапшырганнан соң үзләрен шулкадәр иркен хис итәләр-авыр йөктән, кирәкмәс мәшәкатьләрдән котылгандай, рәхәтләнеп "котырып", типтереп яши башлыйлар. Нәрсә телиләр, шуны эшлиләр: өйләрен притонга, фәхешханәгә әйләндерәләр. - Районда имин булмаган 19 гаилә бар, аларда 40 бала яши, шуларның 13ен приютка тапшырдык. Билгеле, алар анда тиешле тәрбия алалар. Без сабыйларның белемгә омтылуын, үсә-үсә һөнәрле булуларын телибез, аларның проблемаларын кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз. Моңа киң җәмәгатьчелек тә тартылса, эшебезнең тагын да отышлырак булуына ирешер идек",- ди Йолдыз Мусина. Ветераннар советында әлеге тәкъдим хупланды һәм өлкәннәр бу эшне урыннарга чыгып, җирле үзидарәләр ярдәмендә хәл итәргә, дигән карарга килделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: