Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Авыруларга юл чыгымнарын компенсациләү каралган

    Яман шеш авыруларыннан интегүче һәм республиканың махсус ярдәм күрсәтүче дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәваланучылар, бөерләрнең хроник авыруыннан җәфа чигүчеләр һәм амбулатор гемодиализ алымы белән дәва алучылар өчен дәвалау учреждениеләренә бару һәм кайту юлы чыгымнарын компенсацияләү закон нигезендә каралган.

    Компенсация бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Әгәр гариза бирүченең гаиләдәге һәр кешегә туры килгән уртача кереме республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләмен икегә тапкырлаган суммадан кимрәк булса, бу очракта аңа компенсация түләнәчәк. Биредә республикада агымдагы елның II кварталында бер кешегә туры килгән яшәү минимумы күләменең 6020 сум тәшкил итүен дә әйтергә кирәк.

    Дәвалану курсының дәвамлылыгы бер көннән арткан очракта компенсация исәпләгәндә дәвалану учреждениесенә бер тапкыр бару һәм кайту гына исәпкә алыначак. Авыруның дәвалау учреждениесенә бару-кайту билетларын китереп тапшырган очракта, юлга киткән барлык чыгымнар да компенсацияләнәчәк. Түбәндәге транспорт төрләре белән бару яисә кайту юлына киткән чыгымнар компенсацияләнергә тиеш: тимер юл транспорты (барлык категориядәге поездлар һәм вагоннар өчен каралган, ә менә югары комфортлы, фирмалы вагоннарга исә бу кагылмый), су транспорты (3 категорияле), шәһәр яны һәм шәһәрара автомобиль транспорты (гомуми кулланудагы), тимер юл булмаган очракта авиация транспорты (экономия классы). Шәһәр яны тимер юл транспортында социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында бушлай йөрүгә хокукы булган гражданнар өчен исә компенсация түләү каралмаган.

    Компенсация сорап дәвалау учреждениесенә бару һәм кайту датасыннан 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Компенсация алу өчен республика материаль ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге бүлегенә медицина учреждениесеннән дәвалану үтү фактын раслаучы белешмә генә тапшырырга кирәк булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: