Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Авылларның матурлыгы үзебездән тора

Соңгы елларда экологлар чаң суга-елга-күлләребез, эчәр суларыбыз, болыннарыбыз, гомумән, җиребез көннән-көн пычрана бара. Агымдагы елның Экологияне саклау елы буларак игълан ителүе дә юкка гына түгел.

Әлбәттә, без, кешеләр, экологиянең пычрануында завод-фабрикаларны гаепләргә, машиналарның күплеген һәм алардан бүленеп чыккан агулы газларның һаваны пычратуын дәлил итеп китерергә яратабыз. Ә менә үзебезнең хуҗалыгыбызда кулланыштан калган төрле чүп-чарны теләсә кайда ташлавыбыз хакында уйлап та карамыйбыз, хәтта савыт-саба, керләр юган юынтык суларны да урамга чыгарып ташлаудан чирканмыйбыз.

Үткән атнада муниципаль район Башкарма комитетында үткән административ комиссиянең чираттагы утырышында да әлеге мәсьәлә каралды. Газета битләрендә район территориясен төзекләндерү кагыйдәләренең тупас бозылуы нәтиҗәсендә административ чаралар кулланылуы, зур күләмдә штраф салыначагы турында әледән-әле язылып килүгә, бу уңайдан авыл җирлекләре башлыклары, полициянең участок вәкилләре билгеле бер эш алып баруларын кат-кат аңлатып язуга да карамастан, кайбер гражданнар тәртипкә күнәргә бик ашкынып тормый.

Реклама

Ә инде бер тапкыр кисәтелеп, штраф түләгәннән соң да тагын шул ук хатаны кабатлыйсың икән инде, штраф күләме дә икеләтә арттырылып бирелә бит. Административ комиссиядә исә бу юлысы Яңа Элмәле авылы гражданнарының эшләре тикшерелде. Әйтергә кирәк, Яңа Элмәле авылы йортларының төзеклеге, матурлыгы һәм үзенчәлекле итеп төзелүе белән аерылып тора, биредә халык бай яши. Ә менә халкының елга-ерынты буйларын, урамнарны чүп-чар белән тутыруы күңелсез күренеш, әлбәттә. Ә бит тиздән яз җитеп, җиребез кардан арынгач ташлаган чүп-чар күзгә тагын да ташланачак. Ә урамда балалар уйнаячак. Без, олылар үрнәгендә яшь буынның тәрбияләнүен дә онытмасак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чүпчар ташлау авыл экология

2
X