Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Артабызмы, кимибезме?

Район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлсирә Галлямова әйтүенчә, ел башыннан алып 1 сентябрьгә кадәр районда 146 бала теркәлгән.

Үткән ел бу күрсәткеч 138не тәшкил иткән. Август аенда гына район ЗАГС бүлегендә 19 баланың тууы теркәлгән, шуның 7се Алешкин-Саплык авылында туган. Туучы балаларның күпчелеге гаиләдә икенче һәм аннан соңгылар, төгәлрәк әйткәндә- 99ы, үткән ел исә 97е булган.

Гаилә төзүгә килгәндә, быел 81 яшь пар бергә яшибез, дип карар кылган, үткән ел бу чорга 85 гаилә теркәлгән булган. Шул ук вакытта аерылышучылар да юк түгел. Кызганычка каршы, әлеге сан арткан. Шулай итеп, быел 32 гаилә таркалган.

Реклама

Шушы чордагы үлүчеләрнең саны да үткән елдагыдан артып киткән. Бүгенге көнгә 280 райондашыбызны югалтканбыз, үткән ел ул 278 булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туучылар