Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Алиментны түләмичә кара!

Зур Аксу авылында яшәүче Вячеслав Бильдяковның үз баласына алимент түләмәве буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы яклады.

2012 елның 27 февралендә район суд-приставы бүлеге сорау алучысы, элеккеге хатыны Наталья Тры язган гаризага нигезләнеп, Вячеслав Бильдяковка карата РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча җинаять эше кузгата.

Сорау алу барышында мәгълүм булганча, Вячеслав Бильдяков Ульяновск шәһәрендәге Засвияжск районының 7 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы карары буенча ай саен бөтен төр керемнәренең дүрттән бер өлешен балигъ булмаган улына түләп барырга тиеш була. Суд карарын үтәргә тиешлеге турында берничә кат кисәтелүгә дә карамастан, ул алиментын түләми. 2011 елның 1 сентябреннән 2012 елның 20 февраленә кадәрге чорда хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә генә эшли һәм керемнәрен яшерә. Усал ният белән алимент түләүдән баш тарту нәтиҗәсендә 32 мең 032 сум 76 тиен бурыч туплана. Сорау алу барышында Вячеслав үз гаебен таныды һәм моның өчен үкенүен белдерде. Бильдяковның әлеге гамәле РФ Җинаятьләр кодексы-ның 157 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча квалификацияләнде. Дәүләт гаепләүчесе позициясе белән килешкәннән соң, җәмәгать судьясы Вячеслав Бильдяковны 5 процент хезмәт хакын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән, сигез айга төзәтү эшләренә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент