Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Алдан пенсиягә хокук

-Мин балачактан инвалидның әтисе, әмма баладан читтә яшим. Минем хатыным күптән түгел вафат булды. Картлык буенча алдан пенсиягә чыгу хокукына мин ияме? Азат. Иске Чүпрәле авылы.

-Картлык буенча алдан хезмәт пенсиясе балачактан инвалид баланың әти-әнисенең берсенә тиеш, әгәр алар баланы 8 яшенә кадәр тәрбияләгән булсалар. Ир-ат бу очракта 55 яшьтән, хатын-кызлар исә 50 яшьтән пенсиягә чыга алалар, әгәр аларның хезмәт стажлары 20 һәм 15 елга тулган булса.

Баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләү фактын раслаучы документ сыйфатында торак яисә җирле үзидарә органнарыннан яисә тиешле мәгълүматлар тупланган башка органнардан белешмә, кирәк булган очракта исә, әлеге фактны билгеләгән суд карары кирәк була.

Моннан тыш Гаилә кодексы әгәр кеше үзенең баласы белән бергә яшәми икән, бу очракта ата-ана бурычын һәм хокукын башкару төре буларак аларның бала тәрбиясендә катнашу кирәклеге турында ассызыклый. Баладан аерым яшәүче әти яисә әни кешенең бала тәрбияләүдәге рольләре төрле дәрәҗәдә һәм конкрет шартларга бәйле булырга мөмкин. Шулай итеп, картлык буенча алдан хезмәт пенсиясенә хокук ата яисә ананың бала белән бергә яшәүләренә бәйле түгел, дип белдерә район пенсия фондының пенсияләрне билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсиягә чыгу