Туган Як
  • Рус Тат
  • Алар ярдәм көтә

    Декабрь ае дәвамында "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды "Тамчыдан-күл" акциясе үткәрә. "Балачак шатлыгы" хәйрия фондының эшчәнлек юнәлеше бик авыр хәлдә калган авыру, церебраль параличлы балаларга ярдәм итүне күздә тота.

    Фонд үзенең эшчәнлеген агымдагы елда башлый һәм әйтергә кирәк инде берничә мөһим хәйрия чараларында катнашырга да өлгерде. Фонд турында белешмәләрне +7 (843) 258 31 24; +7 (843) 211-41-49 телефоннарыннан һәм http://fund-rd.com e-mail: fund-rd@mail.ru сайтлардан алырга мөмкин. Адресы: 420139 Казан шәһәре, Ю.Фучик урамы, 91, 19 офис.

    Эмиль Маликов, 3 яшь, Әлмәт шәһәре, Диагнозы: церебраль паралич, Веста синдромы (эпилепсия). Эмиль Маликов гаиләдә икенче бала, мөстәкыйль утыра, хәтта кеше ярдәменнән башка басып та тора алмый. Өч ел дәвамында әти-әниләре Эмиль белән күп төрле реабилитация курслары үтәләр, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүген ул саный, шигырьләр укый, сөйләшә. Эмиль Маликов өчен иң әйбәт реабилитация курслары булып Чиләбе шәһәрендәге "Сакура" медицина үзәгендә дәвалану үтү тора. Әмма биредә дәвалану өчен 99 500 сум акча кирәк.

    Гаиләдә тапкан бар акча Маликовларда Эмильне дәвалау өчен китә. Һәрвакыт күп акча кирәклектән, Маликовлар бүген кешеләргә мөрәҗәгать итеп ярдәм сорарга мәҗбүр.

    Мамедова Эллина Иттифаговна, 4 яшь, Яр Чаллы шәһәре, Диагнозы: церебраль паралич, психологик һәм сөйләм үсешенең авырлыгы, симптоматик эпилепсия.

    Эллина Мамедова бик авыр хәлдә. Башын тотып тора алмый, психологик һәм сөйләм үсешендә нык артта кала.

    2011 елда Германиядә үткән тикшеренүләрдән соң, Эллинаның алга китешенә өмет бар дип табиблар ышандыралар. Бүгенге көндә аңа МОТОмед тренажеры таләп ителә. Ул аңа хәрәкәт итү функцияләрен эшләтүдә ярдәм итәчәк. Әмма тренажерның хакы 6713 евро (якынча 269 000 сум тора). Эллинаның әнисе Елена Владимировна, кызына ярдәм итүләрен сорый. Тел. (8552) 39-89-43. Моб. +7 917 254-10-24.

    Әлеге гаиләләргә, балаларга ярдәмне "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды реквизитлары аша эшләргә мөмкин.

    ИНН 1659124296, КПП 165901001, ОГРН 1121600000796, 420139 г.Казань, л.Ю.Фучика,91 оф.19, тел.: +7 (843) 258 31 24; +7 (843) 211-41-49, р/с 0703810424640004020

    в филиале №6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара, БИК 043602955,

    к/с 30101810700000000955.

    Шулай ук, кәрәзле телефон аша "Фонд" сүзе белән 7715 номерена SMS җибәреп тә ярдәм итеп була. Төгәлрәк мәгълүматлар www.fund-rd.com сайтында. Сайтта "Ярдәм итәргә телим" бүлегендә әзер квитанция бар. WebMoney: R415071559625 Яндекс - кошелек: 410011372597110. Хәйрия ярдәмен on-line режим аша да күчерергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: