Елдан-ел сугыш ветераннарының сафы сирәгәя бара.
Үткән ел гына әле әлеге бәйрәмне утны-суны кичкән 79 ветераныбыз исән-имин каршылады. Күпне кичергән йөрәк түзми шул, еллар да аларны күпләп безнең арабыздан алып китә. Хәер, гади исәпләүләр буенча да сугышка кергән иң яшь солдатка да бүген инде 85-86 яшь булыр. Районда 55 сугыш ветераны, ирләре сугышта катнашкан 283 тол хатын яши. Бүгенге көндә хакимияттә Бөек Җиңү көнен районда тантаналы шартларда билгеләп үтүгә әзерлек эшләре алып барыла.
Нет комментариев