Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Кәкерле авылында кадерле укытучым Гөлира апа Баһаутдинова яши

Яңа Кәкерле авылында гомеренең шактый өлешен мәгариф өлкәсенә багышлаган кадерле укытучым Гөлира апа Баһаутдинова яши.

 

Гөлира апа Иске Чүпрәле авылы кызы. Шунда туып үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Яп-яшь килеш аны Мунчәли авылы балаларына  белем бирергә билгелиләр. Биредә ул берничә ел эшли. Аннан Яңа Кәкерле авылы егете Әмирҗан абыйга тормышка чыга, балалар үстереп, педагогик хезмәтен шунда дәвам итә.

Өч ир балага гомер бүләк итәләр алар. Өчесе дә югары белемгә ия булып, тормышта үз юлларын табып, дәрәҗәләргә ия булып яшиләр.

Гөлира апа бик күркәм, сабыр холыклы, чын мөгаллимәләргә хас сыйфатларга ия шәхес. Тормыш мәшәкатьләре белән югары белем алырга да өлгерә. Укучыларында да белем алуга мәхәббәт тәрбияли.  Ул укыткан укучылар арасында фән кандидатлары, хезмәтләрен ул белем биргән математика фәненә багышлаучылар да шактый.

Реклама

Татарстан укытучыларының V съездына  делегат итеп тә сайланган иде ул, социалистик ярышта җиңүче билгесе белән дә бүләкләнде. Хезмәт ветераны исеменә дә ия, хөрмәтле укытучым.

2010 елда, без укучылары, очрашкан идек. Ак, саф күңелле укытучыбыз янына килеп баскач, күпме вакыт узып, инде олыгаеп, чәчләребезгә ак бәс сарса да, без һаман шул нәни бала булып калдык. Нәкъ мәктәп елларындагы сыман, ул һәркайсыбызның шаянлыгыбызны, шуклыгыбызны искә төшерде. Әби-бабайлар булып, кайберләребез инде бакыйлыкка күчсәк тә, беренче укытучыбыз әни кебек кадерле, күңелләрдә уелып кала икән. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, хөрмәтле Гөлира апа!

Җәй аенда тугангамы, аның күңелендә һәрвакыт җылылык, ягымлылык булды. Шушы көннәрдә билгеләп үтәчәк  гомер  бәйрәме белән дә чын күңелдән котлыйм укытучымны. Йөрәгемдәге изге теләкләрем, күңелемне биләгән ярату һәм соклану хисләрем сезгә шушы язмам аша барып ирешсен иде. Яз кояшы кебек, безнең күңелләрне җылыткан олы йөрәгегезгә беркайчан да кайгылар килеп кагылмасын, сыйныфыбызда һәр кешегә дә матур итеп карый белгән күзләрегез яшьләнмәсен,  ягымлы йөзегездән беркайчан да елмаю сүрелмәсен. Тормыш иптәшегез Әмирҗан абый белән бәхетле, тигез картлыкның рәхәтендә, хөрмәтендә озак еллар яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X