Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Миңнебану Каюмовага 90 яшь тулды
Шәхесләр

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Миңнебану Каюмовага 90 яшь тулды

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Миңнебану Нурмөхәммәт кызы Каюмова ишле гаиләдә үсә.

Сугыш чоры күпбалалы гаиләләрне кызганмый:  әтиләрен фронтка алалар.  9 бала белән калган  әниләре көн дими, төн дими колхоз кырларыннан кайтып керми. Бер-бер артлы кул арасына кергән балалар да олылар арасына хезмәткә кушыла.

–Төрлесе булды инде. Ул еллардан бер вакыйга аеруча истә калган. Мине яшь кыз баланы атлар карарга куйдылар. Бер көнне ат колынлады. Олылар барысы да кыр-да. Нишләргә белмим. Колын бер якта, әнисе икенче якта яткан. Нәни колын аяклангач, шатланганымны күрсәгез...Соңрак фронтка бармый калган, авылның бер агае да килеп булышты,-ди Миңнебану апа.

Колхоз кырында да эшли ул. Борчак кырын кул белән уралар, урман кисәргә йөриләр.

Хатын-кызның мәшәкате өйдә дә җитәрлек бит аның. Миңнебану апа үзе дә тугыз бала дөньяга тудыра. Аларның берсен дә хастаханәгә барып тапмый. “Иртә белән колхоз кырында эшлим, кич белән өйдә бала таба идем”,-ди уенын-чынын бергә кушып.

9 айлап урын өстендә яткан тормыш иптәше Нургаязын да тәрбияли. 53 яшендә ул трактордан төшеп имгәнә, умыртка сөяген сындыра, урын өстенә кала.

Язмыш сынауларын әнә шулай итеп күп күрә Миңнебану апа. Бүген балаларының да дүртесе генә исән, кайтып йөриләр үзләре. Авылда янында улы Тәлгать белән килене Фәридә төп ярдәмчеләре. Һәр көнне иртән “Хәлең ничек?”, дип килеп җитәләр.

Башкалары да төп нигезгә юлны онытмыйлар. Авылның күркәм акъәбисенең 17 оныгы, 25 оныкчыгы бар.

–Яшьлектә күпне күрсәк тә, Ходайга шөкер, картлыкта бик бәхетле мин. Элеккеге саулык та булса иде,-ди  елмаеп, әле дә күңеле белән җир җимертеп яшәргә омтылган Миңнебану апа.


Нет комментариев