Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шланга авылының уңган осталары

Хәзер балаларга түгел, үзебезгә дә өйдә эш таба алмыйсың: керләрне машина юа, ашны техника пешерә, утын ярасы-өясе юк, су краннан ага, дип акланырга яратабыз. 

Сүз дә юк, һәрьяктан –цивилизация. Икенче яктан карасаң – кул хезмәте югала бара, адәм баласы үз иркенә бирелде–нишләргә белми аптырап йөрүчеләр дә күбәйде. Берәр вак-төяк эш эшләтәм дисәң, бүген авылларда  кеше таба алмыйсың. Балта осталары да бармак белән генә санарлык... Болай дип зарлануым юкка түгел. Чыннан да, балта осталары табу, проблема икәнлеген быел өй түбәсе алмаштырырга җыенгач  аңладым.  Тиз дә булыр, берьюлы бөтен эшен дә бетереп китәрләр дип, осталарны яз башында ук эзләргә керештек.  Һәм әйткәнемчә, бу эш без уйлаганча, җиңел генә килеп чыкмады.  Шулай да эзли торгач, Шланга авылы осталарына  тап булдык. Һәм, егетләрдән  уңдык.
Бер атна дигәндә өебезнең түбәсен тел-теш тидермәслек итеп алмаштырдылар. Әлбәттә, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйган бу егетләр белән  сөйләшеп, якыннан танышып киттек. 
–Без  яшьтән балта остасы һөнәренә, өйрәнеп үскән кешеләр, чөнки әтиебез тирә-як авыллардагы, халыкка өйләр салып йөрде,-диләр Ленар һәм Алмаз Алимовлар. 
Егетләрне әтиләре яшь чакларыннан ук үз янында йөрткән. Бүген исә  үзләре дә әллә кайларга: Казанга, Мәскәүгә, Чувашия якларына барып эшлиләр. Йортлар  төзиләр, өй эчен матурайтуны башкаралар. Яннарында үзләре кебек уңган-булган авылдашлары да бар. 
–Теләге булган кеше балта тотарга өйрәнә ала. Бүген кибеттә нинди генә эш коралы юк! Осталык тәҗрибә белән килә. Иң мөһиме, теләк һәм тырышлык булсын!- ди егетләрнең кулалмашчысы, балта остасы Гильман ага Мөхәрәмов та.
Кемдер бүген “эш юк“, дип зарланып (әллә ялкауланып) йөргәндә, алтын куллы осталарның дөньялары түгәрәк.  Үзләре  яраткан эшне эшләп, хәләл акчасын алып, мул тормышта яшиләр. Егетләрнең  ир-атларга хас бурычлары да үтәлеп килә: агачлар утыртылган, салынган өйләрнең исәбе юк. Хәзер гаилә төзеп балалар үстерәсе һәм буыннан-буынга килүче һөнәрне аларга да тапшырасы  кала. Һич шигем юк, соңгысына да ирешерләр алар. Чөнки, булганнан бар да була! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев