Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ракетачы Алмаз

Гөлсинә Заһит кызы һәм Эльмас Мансур улы Насыйбуллин гаиләсендә туып, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем алган Алмаз Насыйбуллин  илебезнең тыныч күген тәэмин итү өчен элиталы частьтә, ракетачы булып хезмәт итә.

Алмаз армиягә кадәр Ульяновск дәүләт техник университетының  башта бакалавр, аннары магистр бүлекләрендә укып, һөнәр үзләштерде. Югары белемле булуы да да шушы частькә эләгергә ярдәм иткәндер күрәсең.

Сүз уңаенда шуны да әйтим: бу ракета  расчеты частендә районыбыздан дистәдән артык егет  хезмәт итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:

–Район җитәкчелеге егет-ләребез хезмәт итә торган Ногинсктагы хәрби часть белән даими элемтәдә тора. Аларның ничек хезмәт итүләре белән һәрвакыт кызыксынабыз. Часть командирлары Чүпрәле егетләре хезмәтеннән канәгать булуларын белдерәләр, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерүләрен сорыйлар.

Гөлсинә белән Эльмас Насыйбуллиннар  райондашларга яхшы таныш кешеләр. Алмаз – аларның бердәнбер балалары.

–Хезмәтеннән канәгать. Тиздән исән-сау кайтып та җитәр,  Аллаһы теләсә, бик көтәбез,-ди Гөлсинә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев