Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Нурислам Хафизов: Газетны кулыма алуга авыл хуҗалыгына кагылышлы язмаларны укыйм

Редакциядә кырык еллап хезмәт куйган Нурислам Әхмәтҗан улы Хафизов турында булыр бу язмабыз.

Ул “Яңа юл” газетасында үз эшчәнлеген башлаган. Гомумән, аның иң яшь, матур чаклары редакция   белән бәйле. Шунда егет килеш эшкә килгән ул, шунда булачак тормыш иптәше Фәридәсен очраткан. Шушы, редакциядәге эшчәнлек елларында, бер-бер артлы өч баласы туып, хезмәт белән гаилә тормышын бергә бәйләп алып барып, аларны да тәрбияләгән, үстергән.

Н.Хафизов язган кырлардан оператив хәбәрләрне радиодан яңгыраталар иде ул вакыт. Алган белеме дә аның авыл хуҗалыгы юнәлешендә иде. Агрономнар, авыл хуҗалыгы белгечләре белән фикер уртаклашуда, газетада саллы–саллы язмалар бирүдә ул белем дә ярап куйган. Белем өстенә тәҗрибәле журналистлар: Афзал  ШиҺабетдинов, Ядкәр Айнуллов киңәшләренә колак салып, күпме газет полосасы язып тутырылган. Кайвакыт ике-өч җөмлә язар өчен күпме кырлар, юллар буйланган.

Журналист эше – күпкырлы. Вакыт белән санаштырмый ул. Башка фикер килгәндә шул ук минутта куен дәфтә-ренә теркәп куюны сорый. Нурислам Хафизовның да һәрчак куенында кечкенә генә дәфтәр һәм ручка булыр иде. Кешеләр сөйләгәндә алар яңгыраткан фикерләрне дәшми-тынмый гына шушы дәфтәргә теркәп куя торган иде.

Редакциянең “Авыл хуҗалы-гы бүлеге”н бик озак еллар җитәкләде ул. Шимбә-якшәмбе була торган семинар-киңәшмәләр – аның өчен “җан азыгы” иде.

–Бүген дә газетны кулыма алуга авыл хуҗалыгына кагылышлы язмаларны укыйм иң элек,-ди Нурислам Хафизов.  – Аннары безнең вакыт белән чагыштырам. Авыл хуҗалыгындагы алга китеш,  80-90 еллар белән чагыштырганда, бик сизелерлек –шуңа шатланам.

Күңеле көр, фикере анык хезмәттәшебезгә киләчәктә дә сәламәтлеге нык булуын, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев