Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Элемтәче Ранис Алиев

Кайчандыр мәдәният йорты сәхнәләрендә, Сабантуй, “Созвездие-Йолдызлык” һәм башка күп кенә район, республика  күләмендәге  чараларда катнашкан яшь, талантлы җырчыбыз, Иске Кәкерле авылы егете Ранис Алиев бүгенге көндә Ватан алдындагы хәрби бурычын үти.

Армиягә киткәненә аның ярты еллап вакыт узды. Шушы көннәрдә ул социаль челтәр аша, туган ягы – Чүпрәлегә, туган авылына  кайнар сәламнәрен юллап, хезмәтен Воронежда дәвам итүен хәбәр итте.

Туган мәктәбендә белем алып, Ранис Казан энергетика көллиятенә укырга кергән иде. Аннан электромонтажник белгечлеге алып чыкты. Үткән елның декабрь аенда армия сафларына китә егет һәм 6 ай «учебка» үтә. Шушы вакыт эчендә ул һөнәрен тагын да камилләштереп, элемтәче вазифасын үзләштерә.

Тырышлыгы белән аерылып торган райондаш егетебез  ефрейтор званиесенә ия була. Армиядәге хезмәте командирлар тарафыннан да бары тик яхшы яктан бәяләнә, әнисе Фәнзия ханымга да бу хакта Рәхмәт Хаты килә.

Ранисның армиядә ирешкән әлеге уңышлары өчен чын күңелдән шатланып, алдагы 6 ай хезмәтен дә үрнәк үтеп, туган якларга  исән-имин кайтуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев