Чүпрәледән Раилә Сатдинова - җиңүче
Шәхесләр

Чүпрәледән Раилә Сатдинова - җиңүче

Үткән көннәрдә Мәскәү шәһәрендә  академик  ишкәк ишү буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышлар 2018 елда булачак  дөнья чемпионатына  сайлап алу  чарасы буларак та үтте. Анда илнең 19 төбәгеннән 450ләп спортчы катнашты. Шулар арасында Чүпрәледән Раилә Сатдинова да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Раилә июнь аенда бу ярышларның халыкара турында көмеш медаль яулады. Монысында исә  яшь спортчыбыз 3 урынга лаек булып, бронза медале алып кайтты. Котлыйбыз!  Киләчәктә Раиләнең тагын да уңышларга ирешүен телибез!


Нет комментариев