Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чәке рухание Олег атакайга  – 50 яшь

Үзенең Ходайдан бирелгән дәвалау мөмкинлекләренә ия булуы белән Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендә дә танылып, абруй казанган рухани Олег атакайны 50 яшьлек юбилее уңаеннан котларга килүчеләр күп иде.

Алар арасында район, авыл җитәкчеләреннән тыш, сәламәтлеге какшап, аның шифалы ярдәмен алучылар да, әллә ничаклы араларны үтеп, төрле шәһәрләрдән килүчеләр дә булды.

Юбилей тантанасында сәхнәгә чыгып сөйләүчеләр Олег атакайның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашуын билгеләп үттеләр. Чиркәүгә кергән сәдакалар хисабына туган авылының социаль йөзен үзгәртүдә дә өлеше зур руханиның. Эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет члены буларак балалар һәм яшүсмерләр арасында да тәрбия һәм әхлак буенча профилактик эш алып бара, чиркәүдә якшәмбе мәктәбен оештыручы да ул. Бу хакта Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы Олег Албутов һәм иҗтимагый совет рәисе Рамиль Абдрахманов тәфсилләп сөйләделәр.

ФОТОЛЕНТА

Авыл мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Чувашия Ресубликасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина җитәкләгән төркем һәм районыбызның “Хелхем” фольклор ансамбле өч сәгатькә якын концерт куйды. Котлаулар һәм теләкләр җыр-биюләргә үрелеп барды. Кичке якта да тантана дәвам итте. Чиркәү янындагы мәйданда Олег атакай балалар өчен искечә Яңа ел бәйрәме уздырды, бүләкләр өләште, төнге авылны яктыртып салют утлары атылды.

(Рухани турындагы язма газетаның киләсе санында басылачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев