Сәламәтлек – иң зур байлык, аны сатып алып булмый. Сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташларын ак халатлы фәрештәгә тиңлиләр. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган бу изге кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгел.
Район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегендә, терапия кабинетында шәфкать туташы вазифасын башкаручы Фәния Фаикъ кызы Яфизова да шуларның берсе.
Районның Кече Чынлы авылында туган ул. Сабыр холыклы кыз бик тырыш була, мәктәпне дә яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Яшь кызның күңеле медицинага тартыла, кешеләрне дәвалау серләренә өйрәнәсе килү теләге көчле була. 10 классны бетереп, Түбән Кама шәһәрендә медицина училищесында укып, теләгенә ирешә ул. Беренче хезмәт чыныгуын район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә ала. Биредә 10 ел хезмәт куйганнан соң тәҗрибәле шәфкать туташына поликлиникада терапевт кабул итү бүлмәсендә эш тәкъдим итәләр. 2006 елда авыруларны кабул итү өчен участокларга бүлеп, һәр участокка бер табиб-терапевт һәм бер шәфкать туташы билгеләнә. Фәния Фаикъ кызы исә табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдинов җитәкчелегендә авыруларны кабул итә башлыйлар. Бүгенге көндә алар участогында 2783 кеше исәпләнә. Шәфкать туташы булып эшләү- кызыклы гына түгел, авыр да. Эш вакытында төрле холыклы кешеләр белән аралашырга туры килә. Әмма савыгырга ярдәм иткән авырулардан рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт буладыр. Алар юкка гына, нәкъ менә, шәфкать туташы, дип аталмыйлар шул. Аларның күңелләре изге, уйлары шәфкатьле. Фәния Фаикъ кызына да үз гомерендә үзе савыгырга ярдәм иткән авырулардан бик күп тапкырлар рәхмәт сүзләрен ишетергә туры килә.
Үзенең пар канатын да нәкъ менә Иске Чүпрәледә таба ул. Тормыш иптәше Фагиль Яфизов белән алар өч балага гомер бүләк итеп, һәрберсенә ныклы белем бирәләр, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Кызлары Ләйсән, уллары Фәнис һәм Фидаиль бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшиләр, инде әти-әниләренә Айзилә, Илзидә, Камилә, Алия исемле дүрт онык та бүләк итәргә өлгергәннәр.
Кайнанасы Айсылу апа, тормыш иптәше Фагиль абый белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, матур яшиләр. Астма авыруы белән чирләгән Айсылу апаны тәрбияләп, соңгы юлга озаталар, әниләренең бәхиллеген алып калалар алар. Бәйрәмнәрдә, ялларда Фагиль абый һәм Фәния апаның өе гөрләп тора. Балалары, оныклары әти-әниләренең һәм әби-бабаларының хәлләрен белешергә еш кайталар.
Фәния апаның озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәте күп кенә Мактау Грамоталары белән бәяләнгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки аның үз хезмәтенә бирелгәнлеге, аны чын күңелдән яратып башкаруы һәр хәрәкәтендә, һәр сүзендә чагыла.
Нет комментариев