Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Тыл ветеранын хөкүмәт хөрмәтли

    Йә Ходай, күз генә тимәсен үзенә, 90 яшенә җитсә дә тормышның ямен, тәмен белеп яши Нурлиҗан әби Хәлиуллова. Артык та олыгайдым, дип төшенкелеккә дә бирелми, дөнья хәлләре белән кызыксына, телевизор карый.

    Бүгенге тормыш аңа бигрәк тә кадерле. Татар хатыны ниләр күрми дигәндәй, шушы кадәр еллар яшәп, балачагын, үсмер елларын ачлы- туклы чорда үткәрсә дә тормышына үкенече юк аның. Усманы белән озак еллар бик килештереп яшәделәр алар. Әллә инде шуңадамы бөтен күргән авырлык зәңгәр томан артына сыенды сыман. Дөрес, кайчакта тирән уйларга бирелеп үткәннәрне барлаганда, 17- 18 яшьлек кызларның Тархан якларында окоп казулары, урман кисүләре, анда күргән көч җитмәслек нужалар хәтердә яңарып күңелне сызлаталар. Нурлиҗан әби алар турында уйларга да теләми, булганы булган инде, илгә килгән хәсрәт ич, әнә аның кебек меңләгән кызлар үз җилкәсендә күтәрде ул афәтне. "Сугыш елларында да, аннан соңгы чорда да җиңел булмады. Бөтен халык бергәләшеп илне торгызуда булышлык күрсәтте. Фронтта ятып калган ирләр өчен дә без эшләдек. Ходайга мең шөкер, сәламәтлегем нык булды. Гомер буе колхозда бил бектем, ирем дә эшкә уңган кеше- балта остасы иде, урыны оҗмахта булсын",- ди Нурлиҗан әби. Үтә дә тырыш матур гаиләдә биш бала үсә. Бүген аларның үз гаиләләре бар. "Әни, әби" дип өзелеп торалар. Кече улы Фәяз берчакны үзен Ульян каласына да алып киткән иде, имеш картлык көнендә шәһәрдә яшәсен. Килене Гөлфинур да бик яхшы тәрбия бирергә тырышты, җаны ни тели шуның белән сыйлады, җиләк- җимештән өзмәде. Бар гомерен авылга биргән җан иясе бүген ташлы шәһәрне үз итә аламы соң инде? Берничә айдан соң ук авылга кире кайтаруларын сорый. Улы Ринат белән килене Фирүзә дә әниләрен күтәреп кенә йөртмиләр. "Мин авыл кешесе, Шатрашанымның саф һавасыннан башка яши дә алмас идем",- ди ул. Иске Чәке авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков та Нурлиҗан әби Хәлиуллова турында җылы сүзләр әйтә.

    Андый өлкәннәрне без һәрчак яшь буынга үрнәк итеп күрсәтәбез. "Татар Шатрашаны авылы халкы элек- электән тире эшкәртү һәм аннан бүрек, тун тегү кебек үзенә генә хас һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Усман абый белән Нурлиҗан апага да биш бала үстерү өчен шушы кәсепне үзләштерергә туры килә. Чана тартып Ульян өлкәсе авылларыннан җыеп кайткан тиреләрне эшкәртәләр, аннан соң үзләре теккән киемнәрне сатуга чыгаралар. Аларның тормышлары һәрчак тулы гаиләләре бик тәртипле булды",- ди авыл җирлеге башлыгы. Нурлиҗан әби колхоз эшендә дә сынатмый, кыйммәтле бүләкләр, Мактау кәгазьләре алып эшли. Сугыш елларындагылары да әнә ничаклы. Хезмәт һәм тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килгән иде. Ул аңа ихлас күңелдән РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. "Дөньялар бик буталды, сугыш кына чыкмасын. Без күргәннәр башкаларга насыйп булмасын иде",- ди Нурлиҗан әби.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: